БИЛГЕСЕЗ СОЛДАТ…

Билгесез солдат

Язгы матур иртә,кошлар сайрый,
Күкләр зэәгэр туган илемдә,
Ә мин басып торам билгесез бер
Солдат кабере янәшәсендә.
Әйтче,солдат,мин үтенәм синнән,
Милләтең кем,сиңа ничә яшь?
Үзем сиңа шул сорауны бирәм,
Күзләремнән тама кайнар яшь.
Син күрсәткән батырлыкны,солдат,
Халкым сөйли мактам буген дә.
Ләкин белүче юк исемеңне,
Милләтеңне әйтми беркем дә.
Әй,син солдат,нинди ана сине,
Курку белмәс итеп үстерде?
Кайсы якның чишмә суы сиңа,
Балачактан бетмәс көч бирде?
Менә ничә еллар буе инде,
Халкым сиңа эзен суытмый.
Син күрсәткән батырлыкны,лачын,
Туган илем халкы онытмый.
8+

3 декабрь…БИЛГЕСЕЗ СОЛДАТ көне…

Файма Зайнуллина

Билгелиләр Россиядә
“Билгесез солдат көне”н,
Сугыш хәрәкәтләрендә
Батырлык күрсәткәнен.

Беркайчан да онытылмас
Үлемсез батырлыгы,
Хәтерләтер бу һәйкәлләр
Исемсез калганнарны.

Авылларда, шәһәрләрдә
Искә алалар ел да,
Мәңгелек сынннар булып
Торалар күз алдында.

Бүгеннән үк әзер кебек
Илебезне сакларга,
Чәчәкләр үстерәләр
Хөрмәт йөзеннән анда.

Һәлак булган солдатларның
Батырлыгы үлемсез,
Тынычлык өчен гомерен
Биргәннәр бит, беләсез.

Кабызалар мәңгелек ут
Һәйкәлләрнең алдында,
Онытылмас батырлыгы
Бер генә солдатның да!
(3.12.2020. Фәймә Зайнуллина)

8+

1945-24.06-2020

" Бәхет телибез!"» Бәхет телибез!»

Файма ЗайнуллинаФайма Зайнуллина

Бүген зур-зур шәһәрләрдә
Хәрби парадлар үтә,
Җиңү бәйрәмен билгеләп
Илебез бәйрәм итә.

Тантаналы бу бәйрәмне
Көтте халык бик озак,
Җитмеш биш ел элек үткән
Нәкъ шушы көнне парад.

Ә без карыйбыз быел
Бары телевизордан,
Короновирустан куркып
Хәбәр иттеләр алдан.

Түләүле ял көне итеп
Игълан иттеләр быел,
Истә калыр барыбызның
Булса да бераз кыен.
(24.06.2020. Фәймә Зайнуллина)

46+

Кайгы һәм хәтер көне уңаеннан. 

 

Сания Валиуллина (Гараева)  Сания сөйли

АЛЛАҺ САКЛАСЫН БАРЫБЫЗНЫ!!! 22.03.2013г.

FaceДамир Ахметзянов

Кара болыттай томалады иртә-таңда,

Кайгы- хәсрәт тыныч илемнең аяз күген,

Фашистларның очар явыз коңгызлары

Ябырылды тирә-якка, чәчеп үлем.

Хәсрәт тулы күпме әрнү,золым,кайгы

Алып килде каһәр суккан шушы сугыш.

Тормыш тоткасы булырдай ир-егетләр,

Сугыш кырларында алды соңгы сулыш.

Гомер бүләк итәр япь-яшь гүзәл затлар,

Җан әрнетеп мәңгелеккә йомды күзен.

Хисап җитмәс югалтуларга юлыгып,

Баш имәде сөйгән халкым, калды түзем.

Җиңелсә дә дошман, күпме ятим калды,

Бала югалткан аналарның әрни җаны.

Мәңгелеккә кара кайгы сөремендә,

Һәм аларны юатырлык сүзләр бармы?

Бик күп еллар аерса да ул көннәрдән,

Ул афәтне күңелләрдән булмас сызып.

Җан түрендә салган ачы яралары,

Һаман сызлый инде шактый вакыт узып.

Юк, бүген дә тыныч түгел әле дөнья,

Күпме илне кисеп исә сугыш җиле.

Каршы килеп шушы канлы сәясәткә,

Тынычлыкны алга сөрә газиз илем.

Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.

Гелине Насибуллина

Һич өстисе сүз юк,барысы да төгәл әйтелгән.Киләсе буынга сугыш хакында шаһит буларак куллана торган әсәр- шигырь.Молодец? Дамир!

68+

22 июня 1941 — Казань.

Республика ТатарстанРеспублика Татарстан

Перекресток улиц Баумана и Банковская (М.Джалиля), слева кинотеатр Унион (Родина).

Казанцы слушают радио сообщение В.М.Молотова о нападении Германии на Советский Союз.

#Татарстан #100ЛетТАССР #ИсторияРТ

 

43+

ВИДЕО: Сегодня День памяти и скорби…

Всемирный конгресс татарВсемирный конгресс татар

В этом году «Минута молчания» пройдет в 12.15 часов. Это время не случайно. 22 июня 1941 года в 12.15 часов по московскому времени вышло в эфир обращение правительства к гражданам Советского Союза о нападении нацистской Германии.

43+