Татарстан турында кызыклы фактлар

 

Республикада 115 төрле милләт вәкиле яши. Җирле халыкның яртысыннан артыгы-татарлар.

  • Татар теле биредә рус теле белән бергә рәсми статуска ия.
  • Татарстан халкы Мәскәү халкыннан якынча өч тапкырга кимрәк.
  • Татарстан Республикасы мәйданы буенча Латвиягә һәм Литвага тигез.
  • Бөек Ватан сугышы вакытында биредә «Катюша» залп уты системасы өчен миллионнан артык снаряд җитештерелгән.
  • 19 нчы гасыр ахырында Россия империясендә халык санын алу үткәрелә, аның буенча Татарстан халкы Россиядә иң белемле халык булып чыга.
  • Татарстан башкаласы Казан рәсми рәвештә Россиянең өченче башкаласы дип атала.
  • Тарихта Казан ханлыгы 15 нче гасырда барлыкка килә.
  • 1962 елда татар телендә беренче китап басыла. Бу хәл Германиядә була.
  • Татарстанда яшәүче Нурмөхәммәтт Алимов 1915 елда бокс буенча Россиянең беренче чемпионы була.
  • Татарстан кызы Галия Шугурова 1978 елда нәфис гимнастика буенча беренче Европа чемпионы була.
  • Европаның күп илләрендә тартар популяр соусны татар дип атыйлар.
  • 16 нчы гасырга кадәр Француз үбешүе күп кенә илләрдә татар үбешүе дип аталган. Бу исем сакланып калган кайбер чыганакларда күрсәтелә.
  • XX гасыр башында Татарстанда язма гарәп хәрефләренә нигезләнә. Аларга алмашка беренче латин, ә аннары кирилл алфавиты килә.
  • Татарстанда яшәүчеләр теләгән очракта, Россия паспортларын республика гербы һәм татар телендә мәгълүмат белән тулыландыра ала.
  • Кышын һәм җәен температура: биредә эсселек рекорды +42 градус тәшкил итә, ә салкынлык -48 градус.
  • Татарстан җирләре бик уңдырышлы. Кара туфрак территориянең 30% ын били.
  • Көнчыгыш Европада иң зур ике елга, Идел һәм Кама, Татарстан территориясе буйлап уза.

Тулырак: http://aznakaevo-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/tatarstan-turynda-kyzykly-faktlar

Васил Шәйхразыевның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

Всемирный конгресс татар

Хөрмәтле милләттәшләр, кадерле татарстанлылар!

Барыгызны да Татарстан Республикасы көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Быел әлеге бәйрәмнең “Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» һәм Милли Шура тарафыннан игълан ителгән «Татар  халкының  бердәмлеге елы» кысаларында узуы икеләтә куанычлы вакыйга.

Республика көне – ул Татарстандагы төрле диндәге, 170тән артык милләт вәкилләрен берләштергән олы бәйрәм. Бүгенге көндә безнең Россия һәм дөнья күләмендә горурланырлык  уңышларыбыз, ирешелгән югары күрсәткечләребез, талантлы шәхесләребез, үзенчәлекле толерант йөзебез бар. Без заман белән бергә атлыйбыз. Дөньякүләм глобальләшү шартларында милли гореф-гадәтләребезне, бай мәдәниятебезне, рухи мирасыбызны һәм телебезне саклап калу мәсьәләләрендә дә кулыбыздан килгәнчә тырышабыз. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең  башкалабыз Казанны, республикабызны рухи һәм тарихи ватан итеп танулары аеруча да шатландыра. Без кайда гына яшәсәк тә, безне бер үк максатлар берләштерә. Без Ватаныбыз иминлеге, бүгенге яшәеш, яшь буынның якты киләчәге, Татарстаныбыз чәчәк атуы өчен тырышабыз.

Кадерле дуслар,  бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, иминлек һәм эшләрегездә уңышлар телим. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын. Барыгызны да Татарстан көне белән!

Ихтирам белән,

Татарстан Республикасы
Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессы
Милли Шура рәисе                                                              В.Г. Шәйхразыев

ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, ТАТАРСТАН!!!

Файма Зайнуллина

Сания Валиуллина (Гараева)  Сания сөйли:

Татарстанымның бүген
Туган көне – зур бәйрәм!
Кояш та сибә нурларын,
Бәйрәм икәнен белгән!

Без — татарлар,чәчелгәнбез
Бөтен Җир шары буйлап,
Бәйрәм итә бар татарлар,
Республиканы уйлап.

Чит төбәкләрдә яшәп тә,
Телен саклый татарлар,
Бәйрәм итә горуруланып,
Бердәм яши бит алар!

Дөнья татарлары җырлый
«Туган тел»не яратып,
Татар яши, яшәячәк,
Йолдыз булып, нурланып!
30.08.2021. Фәймә Зайнуллина

Перепись-2021: главные вызовы для татарского мира…

Всемирный конгресс татар
Общественный деятель Римзиль Валеев и политолог Руслан Айсин оценивают, к чему пришли татары за последнее десятилетие и как изменилось их гражданское сознание. Запись Перепись-2021: главные вызовы для татарского мира впервые опубликована на сайте Всемирный конгресс татар.
http://tatar-congress.org/ru/blog/perepis-2021-glavny..

«Хәзинә» Милли сәнгать галереясында Әнвәр Сәйфетдиновның күргәзмәсе 

Сәидә Мөхәммәтҗанова / Саида Мухаметзянова


Аның «Ватан турында картиналар коллекциясе»нең төп геройлары — Татарстанның күренекле шәхесләре: ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев, дөньякүләм танылган балет биючесе Рудольф Нуриев, виртуоз гармунчы Фәйзулла Туишев, Казанда узган Универсиадада өч мәртәбә чемпион исемен яулаган Елена Романченко һәм башкалар.

Күргәзмәгә куелган 60 картинаның 30ы ХХ — ХХI гасыр Татарстан тарихын чагылдыра. Экспозициядә рәссамның гаиләсенә һәм ул яратып йөргән урыннарга багышланган картиналар да урын алган. Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган.

Күргәзмә 2021 елның 2 февраленә кадәр дәвам итә.

Белешмә өчен: Әнвәр Камил улы Сәйфетдинов — рәссам, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Рәссамның беренче иҗат эшләре гаиләсенә, шулай ук борынгы Болгар дәүләте тарихына багышланган. 1990 нчы елларда Әнвәр Сәйфетдинов «Дастан» арт-төркемен оештыра, максаты – милли мирасны торгызу һәм Көнбатыш һәм Көнчыгыш сәнгатен синтезлау. 2000 нче еллар башыннан рәссам авылда яши һәм иҗат итә.

Выставка Анвара Сайфутдинова в Национальной художественной галерее «Хазинә» ✨🎨

В экспозиции выставки «Коллекция картин о Родине» из экспонируемых 60 картин 30 произведений посвящены истории Татарстана XX и XXI века. Среди произведений множество портретов известных личностей республики, таких, как: первый президент РТ Минтимер Шаймиев, Герой СССР Михаил Девятаев, всемирно известный артист балета Рудольф Нуриев, гармонист-виртуоз Файзулла Туишев, трёхкратная чемпионка Универсиады в Казани Елена Романченко и другие.

Также в экспозиции собраны картины, посвященные семье художника и его родным краям. Проект организован в рамках 100-летия ТАССР.

Выставка продлится до 2 февраля 2021 года.

Для справки: Анвар Камилевич Сайфутдинов – живописец, член Союза художников РТ. В свои студенческие годы часто писал портреты семьи, а также ностальгические сюжеты о древней Булгарии. В 1990-е годы Анвар Сайфутдинов создал арт-группу «Дастан». Всех участников объединяла одна цель – возвращение национального наследия и западно-восточный синтез в искусстве. С начала 2000-х художник живет в деревне, занимается там живописью.

#сәидәмөхәммәтҗанова #саидамухаметзянова
#игълан@saida #афиша@saida