Сания укый:
Рубрика: Укып, тыңлар өчен…Сания читает
Кайгы һәм хәтер көне уңаеннан.
Сания сөйли
АЛЛАҺ САКЛАСЫН БАРЫБЫЗНЫ!!! 22.03.2013г.
Кара болыттай томалады иртә-таңда,
Кайгы- хәсрәт тыныч илемнең аяз күген,
Фашистларның очар явыз коңгызлары
Ябырылды тирә-якка, чәчеп үлем.
Хәсрәт тулы күпме әрнү,золым,кайгы
Алып килде каһәр суккан шушы сугыш.
Тормыш тоткасы булырдай ир-егетләр,
Сугыш кырларында алды соңгы сулыш.
Гомер бүләк итәр япь-яшь гүзәл затлар,
Җан әрнетеп мәңгелеккә йомды күзен.
Хисап җитмәс югалтуларга юлыгып,
Баш имәде сөйгән халкым, калды түзем.
Җиңелсә дә дошман, күпме ятим калды,
Бала югалткан аналарның әрни җаны.
Мәңгелеккә кара кайгы сөремендә,
Һәм аларны юатырлык сүзләр бармы?
Бик күп еллар аерса да ул көннәрдән,
Ул афәтне күңелләрдән булмас сызып.
Җан түрендә салган ачы яралары,
Һаман сызлый инде шактый вакыт узып.
Юк, бүген дә тыныч түгел әле дөнья,
Күпме илне кисеп исә сугыш җиле.
Каршы килеп шушы канлы сәясәткә,
Тынычлыкны алга сөрә газиз илем.
Д.Әхмәтҗанов.Чүпрәле.
Һич өстисе сүз юк,барысы да төгәл әйтелгән.Киләсе буынга сугыш хакында шаһит буларак куллана торган әсәр- шигырь.Молодец? Дамир!
ӘНКӘЙ ! …бар гомергә калды…
Сания укый:
бүген тагын,
сине сагынудан,
балачакны урый уйларым…
Бер генә көн
үткәрдеме икән
җылы бирми синең кулларың?
Кулларыңның барлап hәр бармагын ,
искә алып, йомам күземне…
Ничә дистә еллар аша
синең янда
күзаллыймын сабый үземне..
…Менә —
синең куллар
чәчләремне тарый ,
сөя-сөя салып учына..
..менә- алар җайлап юллар бүлә,
тасма үреп толым юлына…
…Хәзер әнә —
майлап коймак өя ,
табасын да борып алдыма:
«Кайнар килеш, төптән иң майлысы,
иң тәмлесе — төпчек кызыма!»
…Əле —
көтәм бәйләм энәсеннән
оекбашка «күзләр» элгәнең,
кулың җылысыннан суынганчы ,
оекбашны тизрәк кигәнем..
…Кич утырып,
шәп мамыктан эрләп ,
ак шәл бәйли миңа кулларың,
һәрбер «телен» санап, бизәк тезә
уңга сулын өстәп юлларның…
…Юк сәбәптән елап үксим берчак,
сыпыралар яшем учларың,
…кытыршырак учың…
ләкин, бернигә дә
тиңли алмыйм аның йомшагын…
…Соңгы җылың тоеп өлгермәдем,
мине узды әҗәл чалгысы…
…Кинәт киттең,
ләкин бар гомергә
калды, Əнкәм, җаның җылысы…
…………………………………………………..
Кадерле Əниемнең якты истәлегенә баш иеп
Лилия Рә

Балалар өчен…
Сания укый: «Котып балкышлары…«
Ленар Шәех
Төньякларда балкый
Котып балкышлары.
Җем-җем итеп тора
Кышның алкышлары.
Кызыл-сары, яшел,
Сары төсләр яна.
Җирне матурлыкка
Күмгән кичләр яна.
Ак аюлар карый,
Ак төлкеләр карый-
Сокланалар бар да,
Сокланырга ярый!
Көньякта да балкый
Котып балкышлары.
Күккә карап тора
Гүзәл кар кошлары.
Халисә Ширмән*** Әйдә, Җилкәй… Сания укый…
Сания укый:
Каеннарның чәчен туздыра,
Миләшләрнең өзеп җимешләрен,
Гөмбә төпләрендә сызгыра..
Кил, җитәклим, Җилкәй.
Синең кебек
Мин адаша белмим урманда.
Дәва сорап килдем каеннардан –
Сагыш коя бүген алар да…

Син идеңме
Яланнарга чыгып йөгергән?!
Бүген менә агач арасында
Без икебез – гүя тилергән…
Адашасым килә синең күк.
Сөйләр сүзләр шундый күп җыелган,
Сөйләр кешем генә бер дә юк…

Алып китеп Аңа көйләрсең.
«Ул сагына сине, ул юксына,
Өзелеп сөя, бугай», – диярсең…
Ә ул… дәшмәс. Аның йөрәгенә
Хуҗа булган башка берәү бар.
…Әйдә әле, чыгыйк бу урманнан!
Юкса…
Күзләремне яңгыр томалар…
Һәм томаннар… безнең юлга ятар.
Чыгып калыйк, көзләр җиткәнче!
Чыгып калыйк,
«Кирәкмисең!» сүзе
Күңел төпкеленә иңгәнче…
Гильмулла Зәкиев
Бик шәп! Рәхмәт!!!
Мин сөенеп яшим…
Сания укый:
Динар Бадрутдинов Музыка бизәге
Мин сөенеп яшим, көннәремнең
Бәхетлерәк санап узган-берсен.
Бер матурлык өстәлгәндәй тоеп,
Чәчләремнең көмешләнгән төсен.
Көз түшәгән сары яфраклардан
Йөгерә-атлый узган чакларымда,
Якты-балкыш сузылып калган кебек,
Бактым исә , борылып артларыма.
Бу җылы нур арта гына сыман,
Гомер офыклары күренгәндә.
Яшәвемнең бар асылын аңлап,
Җаным яхшылыкка төренгәндә.
Гөлсәрия Басыйрова.
Гөлсәрия ханым! Бүген бик озак сездә , вертуаль-кунакта булып кайттым. Шигырьләрегезне укып ләззәтләнгәндә , шуны тойдым: безнең күңелләр җиһан киңлегендә күптәннән танышып , берүк хис-тойгылар белән яшиләр, күрәсең. Тыңлап карагызчы! Сезнең фикерләрегезне көтеп калам.
Ай Аллаааам, бигрәк матур укыйсыз ич!!!!

Гөлләмәләр бәйләп,яшьлегем, сиңа юлладым!!!
Сания укый:
Әллә нинди сәер халәт кичерәм,
Әллә кая чабам,кабаланам,ашкынам.
Әйтерсеңлә,мин, каядыр кичегәм…
Гүя,яшәп-яшьнәп калырга ашыгам. Яшьлегемдә калган, яшьнәлмәгән,
Яшәлмәгән язлар, күк күкрәтеп,
Тау башыннан миңа яулык болгый,
Үргә табан -якты сукмак,юл күрсәтеп.
Иләс-миләс китерә,ымсындыра күңелне,
Якты хыяллар нурландыра гомер күгемне.
Бер Ходайдан башка,беркем белми төгәлне,
Кемгә күпме бирелгән,иртәгәме,бүгенме???
Тиешенчә үлчәп, бүлеп биргән гомерне!… Үзем дә сизми, кереп барам көзләремә,
Салмак атлап, язда калган эзләремнән.
Нинди генә булса да минем язмышым,
Рәхмәтлемен,күрәмсез күзләремнән!!!

Ничек авыр булса да,нур сибә йөзләрем.

Кичер мине, яшьлегем!Сиңа соңгы сүзләрем!

Мин кыюсыз,дип,үз-үземне акладым.
Риза булып барсына,күндәм генә атладым.
Хыялыма хыянәт итеп,кеше хакы хакладым.


Җыйдым шигъри тәлгәшләр:кызылларын,алларын,

Гөлләмәләр бәйләп,яшьлегем, сиңа юлладым!!!



Халисә Ширмән. Матур көннәр алда булыр әле,…
Сания укый:
Еллар микән әллә картая?
Әби чуагының күген каплап,
Уйный-уйный тышта кар ява…

Пыр тузгыта хисләр ташкынын.
Пәри кызы булып, оча күңелем,
Кемне көтәм, кая ашкынам?
Ап-ак кышны, никтер, үз иткән?

Янәсе лә,
Сиздермичә генә, көз җиткән…
Салкыннарың, беләм, ясалма –
Елмаюың төсле. Ялган уең белән
Хыялыма гына кагылма!

Сөеп туймаганмын тормышны!
Ә син ашыгып бозга катырасың.
Ап-ак карлар ничек тырышты…
Матур көннәр алда булыр әле,
Уйнап кына ява тәүге кар…
Ләкин!
Салкын карның ярсып очуында
Әллә нинди шомлы сурәт бар…
Адашмасын иде бу бураннар,
Картаймасын еллар ашыгып!
Мин бит әле һаман җәй илендә —
Бәхет көтәм өзелеп, ашкынып…
Бик зур рәхмәт, Сания ханым! Шатландым! 🌺🌺🌺🙏🏻
Халисә,шигырең шундый матур, хисләргә бирелеп, тынладым Саниянең укуын, рәхмәт сезнең икегезгә дә, унышлар…
Бик матур укыдың , Сания сеңелем,бик җиренә житкереп ,ә шигырь җиренә җиткереп язылган,Халисә сеңелем, йөрәкләргә үткәреп язгансың, икегезгә дә ЗУР рәхмәт.🌹🌹🌹
Әйтерсең, кабаттан җәй килде—
Сания укый: Озаграк куандырсаңчы !!!
Көз ае—сентябрь димәссең!
Күшегеп йөрегән көннәрнең
Әҗерен түлидер күрәсең…

Вакытсыз коелган алмалар.
Өзмәдем өметне шулай да—
Агачта меңләгән алма бар.

Кемгәдер рәнҗергә кирәкми.
Юрарга бары тик яхшыга,
Күкләрне яшәргә өйрәтмик.
Галәмнең зәңгәрсу күзләре.
Шатлана җир йөзе—бар Җиһан,
Хәтта мин үзем дә үзгәрдем.

Дөньялар үзгәрде уңайга.
Шөкер, дик һәр туган иртәгә,
Белдерик рәхмәтне Ходайга!

Диләвәр Османов.Татарстанның һәм Кырымның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Сания укый:
ЯКТЫ ТӨН…
Айлы төн җирдә, якты йолдызлар
Кемгәдер көлә, кемгәдер елый.
Күңелем таша, гомер юллары
Хәтергә килә, һәм курай сыкрый.
Галәм йокыда, якты йолдызлар
Нигә яшь түгә? Елмай ич, елмай!
Бармы бәхетебез? Аһ, сез йолдызлар…
Нигә моңая соң бу кыйгач ай?
Төннең бу тыныч сихри мәлендә,
Юк, теләмим мин һични беркемнән.
Хыял дөньясы минем калебемдә
Нәкышлый җанны саф энҗе белән.
Яңгырлар инде төкәнде күптән,
Сак кына чыга безнең көнәш тә…
Бәллүр су таша чишмәдән, гүя
Күңелем таша, таша күз яшьтән.
Айлы төн җирдә, якты йолдызлар
Кемгәдер көлә, кемгәдер елый.
Күңелем таша, гомер юллары
Хәтергә килә, һәм курай сыкрый.