Рәхмәт әйтү көне белән !

 (Наилә Әюпова)

Карт әнигә рәхмәт-әни өчен,

Әниемә рәхмәт-үзем өчен,

Аллаһыма рәхмәт-балам өчен,

Җир тереклегенә биргән көчен.

Төсен биргән,яшәр көчен биргән

Дөньялыкның биргән аклыгын,

Киндер сугып,ак биләүгә урап?

Әнкәм биргән күңел сафлыгын.

Җир тереклегеннән көч-хәл алам,

Инде беттем,дигәч, исән калам.

. Кеше арасында кеше булып,

Мин яшимен,син дә яшә,балам !

Әниемә рәхмәт-үзем өчен,

Йөрәгемә биргән яшәр көчен.

Гомер үткән саен бала чакның…

ачык күрәм бәпкә үлән төсен.

#НайляАюпова

 

9+

Рәхмәт әйтү – әдәплелек…

Файма Зайнуллина

Халыкара “Рәхмәт” көнен
Искә ала бар халык,
Ә бу көнне бигрәк инде,
Әйтегез сәбәп табып.

Рәхмәт әйтү – әдәплелек,
Балалар өйрәсеннәр,
Хөрмәт сүзе була бит ул,
Шуны бигрәк белсеннәр.

“Рәхмәт” сүзе мең бәладән
Коткара, диләр күпләр,
Тылсымга ия мөгаен,
Күтәрелә кәефләр.

Иң күп әйтелгән сүз булсын,
Кызганмагыз рәхмәтне,
Ешрак әйтегез сез аны,
Булыр бар да рәхмәтле.

Күңелләрне күтәрә шул
Йөрәктән чыккан рәхмәт,
Ихлас күңелдән әйтелсә,
Ишетүе дә рәхәт!
(11.01.2021. Фәймә Зайнуллина)

8+

ХӘЕРЛЕ ИМИН ИРТӘЛӘР!!!!

Фанис Мухаметзянов
БАРДА ЯХШЫ БУЛЫР ИНШААЛАҺ.

Юк- бар уйлар башыгызда,
Зинһар, урын алмасын.
Гайбәтләргә күңелләрдә,
Берүк, бушлык калмасын.

Бушлык булса, тутырыгыз
Изге гамәлләр белән.
Изгелекнең җирдә аунап
Ятмаганын мин беләм.

Изгелек кыл да, суга сал,
Диеп әйткән өлкәннәр.
Халык белмәсә, балыклар
Белер аны, дигәннәр. 

Кар һәм буран артларыннан
Күктә кояш чыгачак.
Ышаныгыз, Аллаһ боерса,
Барда яхшы булачак.

Ф. Мөхәммәтҗан – Тегермәнле.

10+

КҮҢЕЛЛӘРГӘ ИМАН НУРЫН ӨСТӘҮЧЕ, БӘЛӘКӘЙДӘН ИЗГЕ КӨН БУЛЫП САНАЛГАН, ӘЛЕ БҮГЕНДӘ, БЕЗДӘН СОҢДА ҮЗЕНЕҢ БӨЕКЛЕГЕН, ИЗГЕЛЕГЕН, ОЛЫЛЫГЫН ЮГАЛТМАС, ИКЕ ГАЕТТӘНДӘ ОЛУГ БУЛГАН. ҖОМГА ИРТӘЛӘРЕ ҺӘМ КӨННӘРЕ МӨБӘРӘК БУЛСЫН.

Фанис Мухаметзянов
РАББЫМ БАРЧАЛАРЫБЫЗГА ДА ИКЕ ДӨНЬЯ РӘХӘТЕ, ИКЕ ДӨНЬЯ БӘРӘКӘТЕ, ИКЕ ДӨНЬЯ ШӘФӘГАТЕ НАСЫЙП ИТСЕН!!!!

Тормышымның юлларыннан,
Килә дөрес үтәсе.
Имин булсын ошбу айның,
Тәүге җомга иртәсе.

Бүләк итсен бу иртәләр,
Бәхет, саулык, шатлыклар.
Сөенеч һәм куанычлар,
Иман дигән байлыклар.

Ф. Мөхәммәтҗан — Тегермәнле

9+

ҮГЕЗ ЕЛЫ…

"Күңелдә изгелек булсын!"

Рушания Ахмадуллина

Бераз гына серле кебек,
Үгез елы тора сакта.
Күседән дә әллә ниләр,
Көткән идек, килгән чакта.
Күсе елы кешегә карата,
Бик куркыныч, усал булды.
Гомер кадерен белер өчен,
Хәтта ачык мисал булды.

Инде монысы үзебезнең
Йорт хайваны бит ул –Үгез!
Ачуланмас, вакытында
Азыгын, суын да бирербез.
Тыныч булсын, ИншәАллаһ,
Өйләребез, илләребез,
Бәхеткә, шатлыкка тулсын,
Алда килер көннәребез

Язмаганнар язылмасын,
Авырлыклар кагылмасын,
Йөрәкләрне әрнетерлек,
Сагыш уты кабынмасын
Байлык- муллык өстәлләрдә
Һәрвакытта тулып торсын.
Төкле аягың белән, малкай —
Яңа Еллар котлы булсын!
Рушания Ахмадуллина(Чанышева)

10+

Яңа еллар белән!

"Күңелдә изгелек булсын!"
Үгез елы килә,үгез килә,
Ярсып килә үгез котырып,
Яңа елга бәхет белән шатлык
Тазалыклар килә тутырып.

Күсе елын ераккарак куып,
Коронасын элеп мөгезгә,
Вируслары белән очырсын, дип
Теләк телик дуслар үгезгә.

Өмет итәбез без бу үгездән
Дөньяда иминлек булуын,
Көн дә матур булып безнең өчен
Бәхетле таңнарнын тууын.

Алып килә күрсен үгез безгә
Зур байлыклар һәм мул уңышлар.
Татулыкта,тигезлектә узсын
Һәрбер семьядагы тормышлар.

Кайгы-хәсрәт һәм кара болытлар
Ерак йөрсеннәр иде бездән,
Начар чирләр һәм төрле вируслар
Куркып качсын иде үгездән.

Бәхетле яшь парлар семья корсын
Тусын таза,матур балалар,
Мәхәббәтле йортта яшәсеннәр,
Игелекле булсыннар алар.

Парсызлар да бу үгез елында,
Үз парларын эзләп тапсыннар,
Аларны да сөендереп шулай,
Уртак таңнар инде атсыннар.

Гаиләләр тату, бердәм булып
Яшәү йөген бергә тартсыннар,
Үссен һаман нәсел агачлары,
Яшел ботаклары артсыннар.

Эшләгәннәр тыныч эшләсеннәр,
Эшсезләргә табылсын эше,
Күзләр безнең нурлар чәчеп торсын
Көләч йөзле булсын һәр кеше.

Эшчеләргә эш хаклары артсын,
Пенсияләр артсыннар һаман,
Үгез безгә бәхетле яшәргә
Китерсен иде шундый заман.

Җир шарында сугышлар булмасын,
Илләр тынычлыкта яшьнәсен,
Халкыбыз да алдагы көннәргә
Ышанычы белән яшәсен.

Яңа елны каршы алган таңда
Шаулап-гөрләп торсын урамнар ,
Яңа еллар белән котлыйм, дуслар!
Яңа еллар белән, туганнар!!!!

Шигапов Рифат

9+