ВИДЕО: 2021 нче ел — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

Бөтендөнья татар конгрессы
Без өр-яңа 2021нче елга кердек. Ул Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Запись ВИДЕО: 2021 нче ел — Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы впервые опубликована на сайте Всемирный конгресс татар.
http://tatar-congress.org/yanalyklar/video-2021-neche..

9+

***Яусын жиргә ак карлар.

Халиса Гараева

***Яусын жиргә ак карлар.
Яусын әле ак карлар да,
Ак бураннар дуласын.
Алар бары да үткече,
Бәлә- каза булмасын!

Иссен жилләр, иссен әле,
Алар, табигать жаны.
Ак карлардан буран ясый ,
Адаштырмасын бары…

Һәрберсенең үз кануны,
Бездән тормый берсе дә…
Күпме генә дуласак та ,
Табигать үз көчендә!

Булды чорлар, шапырындык,
Кеше- хужа барсына!
Нәфесне тыя белмәсәк,
Югалтырбыз барсын да…

Ак карлардан аклык иңсен,
Адәмнәрнең жанына.
Шөкер итеп яши белик,
Биргәненә , барына !

Нәфес комсыз,туя белмәс,
Ирек бирмик нәфескә!
Ак карлардан аклык иңсен,
Кесә юк бит кәфендә…
Халисә Гәрәева-С.20.12.2020.

6+

2020че ел хуҗасы — Күсе китәргә җыена, берүк кенә барлык начарлыкларын, бигерәк тә күпме кешегә кайгы китергән чирен үзе белән алып китсен!

"Күңелдә изгелек булсын!"

 11елдан соң, тагын тәхеткә утырганда, белеп торсын иде, КЕШЕ — бөек зат ул, аны бер нәрсә белән дә җиңеп булмый, авырлыклар аша ул көчлерәк кенә була бара. Бүтән быелгыча начар кыланма, Күсе! Синең киләсе килүеңне күрә алсак иде! Хәерле юл сиңа, берүк кенә чирләреңне үзең белән ал!!!

Быелгы күсе елыннан
Туйдым бит мин чын-чынлап.
Курыкмыйча чәйним әле
Колагы торсын чыңлап!

Нишләп сине, целый елга
Куйганнар хуҗа итеп.
Давай, бар начарлыгыңны
Ал да, сөендер китеп.

Чирләреңне үзең белән
Китсәнә берүк алып.
А то, яши башладык ич
Куркудан арып, талып.

Калдырмасаң вирусыңны
Сүкмәбез сине башка.
Әлбиттә,истә калырсың
Басылып тарих — ташка.

Үгезгә бир тәхетеңне
Ул, мөгаен, шәп булыр.
Кешегә бит ул файдалы
Бары яхшылык кылыр.

Өмет белән каршы алам
Туасы яңа елны.
Берүк ачсыннар иде дип
Үземнең илгә юлны.

Барысына бәхет телим
Килгәндә яңа еллар.
Начарлыклар артта калсын
Җырлансын тик шат җырлар.

Сабак алып китсен Күсе
Белеп, көчле зат — Кеше.
Ул да начар кыланмаса
Күренер әйбәт эше.

Ә әлегә әйбәтлеге
Хич күренмәде күзгә.
Аллаһ теләсә таза Үгез
Булыр аңардан үзгә.
Рәмзия Шәрәфетдинова(Зиннәт)

 

4+

Хәерле иртә, борынгы, бөек, данлы һәм изге халкым, туганнарым, дусларым, авылдашларым, чибәр кызлар һәм егетләр, замандашларым!!

"Күңелдә изгелек булсын!"

Бәхетле көннәр телим мин,
Бәхетле булып яшик.
Бәхет юлларыннан гомер,
Бәхеткә алып барсын,

Бәхет гөле чәчәк атсын,
Җаныбыз түрләрендә.
Бәхет чишмәләре суын,
Һәркөн язсын эчәргә.

Туган теле — Бәхет теле,
Бәхет телен онытмыйк.
Бәхетебезгә сокланып,
Бәхет илендә яшик.

Безне барыбызныда Әниләребез Бәхет теләп тудыра һәм һәркөн безнең өчен Бәхет теләп дога кыла. Кабул булсын Әниләребезнең безгә Бәхет теләп кылган догалары!!

Ак Бәхетләр теләп, Вазыйх улы Фаик Абдрахманов 2020 елның декабрь аеның 28 көне.

4+

Ямьле җәйнең атар ал таңнарын…

Раушания Нуриева

Төнге томан әле таралмаган,
Кояш калка, сызылып таң ата…
Табигатьнең сихри тылсым көче
Яңа таңны җиргә ярата…
Чыклы үләннәрдән сак -сак басып,
Ялантәпи атлыйм баладай…
Колач җәеп таңны сәламлимен,
Туасы көнемне, яңадан!
Томан җайлап эри, көн яктыра,
Чык җемелдәп төшә гөлләргә.
Үткән көнгә уйдан шөкер кылып,
Өмет баглыйм килер көннәргә!
Аякларым чык тамчысы өтә,
Күңел оча таңның нурында…
Ямьле җәйнең атар ал таңнарын,
Җырлармын мин кабат җырымда…

Раушания Сафина

#укы

20+

1 июнь-җәй башы…Быел кышы да кыш булмады, язы да моңарчы булмаган сынаулары белән интектерде, әрнүле хисләр калдырды. Бар ышанычыбыз хәзер җәй айларына!

УКЫ | Татарстан | Казань | ТатарчаУКЫ | Татарстан | Казань | Татарча

Җәйнең бүген беренче көне,
Яз эзлэре әле бетмәгән.
Язгы җилләр әле үтмәгән,
Язгы чәчкәләр дә шиңмәгән.

Язгы хисләр көчлерәк була,
Җәй бик ашыкмый шуңа.
Назлы чәчкәләргә абай гына
Күбәләк булып куна.

Яфраклардан яфракларга
Камка булып үрмәли.
Тузганакның шарларына
Йомшак кына тигәли.

Таң атканда үләннәргә
Чыклар булып җыела.
Азак җиргә ялтырый-ялтырый
Бәллүр булып коела.

Яз белән җәй аралары
Сизелмичә җуела.
Шул вакытта җәй дөньяга
Сандугач булып килә.

Нурия Турьянова

#укы

 

31+

Быелгы язны без озак оныта алмабыз…

УКЫ | Татарстан | Казань | ТатарчаУКЫ | Татарстан | Казань | Татарча

23+