Татары Казани и Баку провели телемост

Всемирный конгресс татар

Сегодня состоялась видеоконференция между руководством Всемирного конгресса татар и руководителями татарских общественных организаций г. Баку. Запись Татары Казани и Баку провели телемост впервые опубликована на сайте Всемирный конгресс татар.
https://tatar-congress.org/ru/blog/tatary-kazani-i-ba..

МУСА ҖӘЛИЛ

УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча

Өзелеп төште бер гөл сабагыннан
Төньягыннан искән җил белән.
Озакламый җилнең канатына
Төялешеп карлар килделәр.

Мамык карлар гөлгә кәфен булды,
Кабер булды бакча түтәле,
Шунда үскән ялгыз бер ак каен
Кабер ташы ролен үтәде.

Кар бураны яңа корбан эзләп
Бөтерелә койма буенда.
Гөл уянмас татлы йокы белән
Изелеп йоклый җирнең куенында.

Тик яз килгәч, гөлнең каберенә
Яңгыр явар, уйнар яшеннәр.
Һәм түтәлне тутырып таң алдыннан
Чәчәк атар яңа яшь гөлләр.

Сулган гөл күк мин дә кышны көтәм,
Йоклар өчен ябынып юрганын.
Күңелегездә көлеп чәчәк атар
Минем соңгы йөрәк җырларым.

Муса Җәлил

#укы

Бүген шагыйрь, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел.

УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча

Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Ул Оренбургның «Хөсәения» мәдрәсәсендә укый. 1922 нче елда ул Казанга килә һәм 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укый. 1925 нче елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырь җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен тагын бер тапкыр раслый. Ул 1931 нче елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлый. 1939 нчы елда Җәлилне Татарстан Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын яза.

Бөек Ватан сугышы башлангач үзе теләп фронтка китә. Ленинград һәм Волхов фронларында «Отвага» дигән фронт газетасында эшли башлый. 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. «Моабит дәфтәрләре» дигән шигырьләр җыентыгы әдипне бөтен дөньяга танытты.

Муса Җәлил 1944 елның 25 августында фашистлар тарафыннан җәзалап үтерелгән.

Бүген татар музыка сәнгатен пропагандалаган җырчы Илһам Шакировның туган көне!

Бөтендөнья татар конгрессы

Халкыбызның мәшһүр җырчысы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә туган. Запись Бүген татар музыка сәнгатен пропагандалаган җырчы Илһам Шакировның туган көне! впервые опубликована на сайте Всемирный конгресс татар.
http://tatar-congress.org/yanalyklar/bygen-tatar-muzy..

15 февраль — шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел

Бөтендөнья татар конгрессы

Бүген шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы, шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган чаралар үткәрү планлаштырылган. Запись 15 февраль — шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел впервые опубликована на сайте Всемирный конгресс татар.
http://tatar-congress.org/yanalyklar/15-fevral-shagyy..

Искә алыйк әйтеп дан!

"Күңелдә изгелек булсын!"

Файма Зайнуллина

Герой шагыйрь Муса Җәлил,
Легендар җырчы Илһам,
Туган көннәре ич бүген,
Искә алыйк әйтеп дан!

Җәлил узган данлы юллар –
Халкыбыз горурлыгы,
Үлемсез аның иҗаты,
Милләткә булды тугры.

Җырларыннан илһам алып,
Карурман аша узып,
Онытмыйлар, искә ала
Татарлар горурланып.
15.02.2021. Фәймә Зайнуллина

Милләтебезнең мәшһүр җырчысы , милли хәзинәсе булган Илһам Шакировның якты истәлегенә … ( 15.02.1935 — 16.01.2019 )

 

ЖЕМЧУЖИНЫ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ

Моңнарыбыз дәшә сезне !

✨💖✨🌸🌸✨💖✨🌸🌸✨💖✨🌸🌸✨💖
» Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп калдыруга ,
аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте … «
Илһам Шакиров
💥🌸🌸🌸✨✨💖💖💖✨✨🌸🌸🌸🎼

Илһам
****************
Ил кайгырса, илдә Илһам җырлый,
Ил сөенсә, илдә Илһам көлә.
Бәгырьләрне безнең телә-телә,
Чорлар аша узып бер моң килә:
Ай, дусларым минем, туганнарым,
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?!
Онытыгыз бөтен кайгыларны —
Сезнең өчен бүген үзем җылыйм,
Сезнең өчен бүген үзем җырлыйм.
Туар көннән якты бәхет көтеп,
Төште инде сары сагыш йөзгә.
Гел кояшлы көн сорамыйм, Ходам,
Илһамлы көн бир син бүген безгә.
Илһамлы сүз – бары туган җирдә,
Иң татлы моң – бары туган телдә…
Шатлыгым да, хәсрәтем дә минем,
Бәхетем дә бары туган илдә.
Разил Вәлиев

#Моңнарыбыздәшәсезне

Февраль , кышның азагы…

Халиса Гараева

Әле яңгыр, әле кар,
Кояш күренә, бар да бар.
Кышның көрәшкән чагы,
Көндез язгы чалымнар…

Февраль , кышның азагы,
Холкы да бик чамалы…
Әле генә жылы иде,
Буген буран дулады…

Әй сызгырды, жилләде,
Чорма башын иләде…
Туздырды бар дөньяны,
Үтәр юллар бикләнде…

Өеп куйган кар көртен,
Кабарткан кышкай сыртын.
Яз киләсенме сизеп,
Күрсәтә хәтәр холкын.

Һәр фасылның үз яме,
Үз шөгыле, үз гаме…
Кояш күренсә елмаеп,
Гөрләвек агар әле…
Халисә Гәрәева-С.7.02.2021.

Альянс татар Европы может войти в состав Совета Европы 

Известные, выдающиеся татары. Татарский мир

«Альянс татар Европы» может войти в состав Конференции неправительственных организаций Совета Европы.

📝 В декабре 2020 года Международная ассоциация татар стран Европейского Союза «Альянс татар Европы» (АТА) подала документы для вступления в состав Конференции неправительственных организаций Совета Европы. Об этом сообщил председатель АТА Флюр Шарипов.

📌 «На сегодняшний день в организации зарегистрировано 400 общин. Альянс европейских татар объединяет 31 организацию из 15 стран. Решение будет принято комитетом в марте текущего года», — сообщил Флюр Шарипов.

#альянстатаревропы #татарлар #татары #советевропы #ата #ауропататарларыальянсы #auropatatarlarialyansi #europeanallianceoftatars #tatars