Мигъраҗ көне уразасы 100 көн ураза тотуга тиңләнә!

Фанис Мухаметзянов

Бу кичәне ничек уздырырга кирәк?

Көндезен ураза тотып, кичен шушы намазны кылу тагын да саваплырак. Мигъраҗ кичәсе намазы шушы рәвешчә кылыныр:
ЯСТҮ намазыннан соң төннең теләсә кайсы вакытында 12 рәкәгать намаз кылыныр. Һәр рәкәгатьтә 1 «Фәтихә», 10 «Ихлас» укылыр. Белгән кешеләргә «Исра» сүрәсеннән аятьләр уку бик яхшы дип санала. Һәр 2 рәкәгать саен сәлам бирелә.
Намаздан соң:
1) 100 мәртәбә:
سُبْحَانَ اللهِ وَالْحَمْدُ لِلَّهِ وَلاَ إِلَهَ إِلاَّ اللهُ وَاللهُ أَكْبَرُ
«Сүбхәәнәллааһи вәл-хәмдү лилләәһи вә ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр.»
(Мактау һәм тәсбих Аннан башка илаһ булмаган Аллаһыга хастыр. Ул һәр нәрсәдән бөектер), — дип әйтелә.

2) 100 мәртәбә:
اَسْتَغْفِرُ اللهَ الْعَظِيمَ وَأَتُوبُ إِلَيْهِ
«Әстәгъфируллааһәл-газыйим вә әтүүбү иләйһи.»
(Бөек Аллаһыдан гафу сорыйм. Аңа тәүбә итәм)

3) 100 мәртәбә:
اَللَّهُمَّ صَلِّ عَلَى سَيِّدِنَا وَنَبِيِّنَا مُحَمَّدٍ
«Әллааһүммә салли галәә сәййидинәә вә нәбиййинәә мүхәммәд», — дип, салават әйтелер һәм намаз тәмамланып, дога кылыныр.

Шушы кичәдә тырышып укыган Коръән, кылган догалар, биргән садакәләр, укыган намазлар ин шәә Аллааһ кабул булыр.

Шушы Рәҗәб аеның Мигъраҗ кичен барыбызга да каршы алырга, гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешеп, Фирдәвес исемле югары җәннәтләргә ирешергә насыйп булсын. Әмин.

5+

Тиздән Корбан гаете җитә. Быел корбан нисабы күпме? Аны кем исеменнән чалырга кирәк? Корбанлыкка нинди таләпләр бар?

Догалы йортДогалы йорт

«Шәһри Казан» газетасы | Газета «Шахри Казан»«Шәһри Казан» газетасы | Газета «Шахри Казан»

Бу турыда ел саен язып торсак та, мөселман кардәшләребез арасында сораулар шактый туа. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат МӨБӘРӘКОВ шуларга ачыклык кертергә ярдәм итте.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/din/korban-chaluga-kagylys..

51+

Әссаләмәгәләйкүм!!! Җомга иртәсе хәерле мөбарәк булса иде.🤲

АЛЛАҺ САКЛАСЫН БАРЫБЫЗНЫ!!! 22.03.2013г.

Ajrat ))))Ajrat ))))

☀🕌.🤲 Йортыгызга — үзегегә АЛЛАХЫ ТӘГАЛӘНЕҢ рәхмәтләре, бәракәтләре иңсә иде.🤲 Тәннәрегез сәләмәт, җаныгыз иманлы, күңелегез тыныч, кәефегез шат булып.🤲 Хәвеф — хәтәрсез hәм кайгы — хәсрәтсез булганына шөкер итеп, шатланып яшәргә насыйп итсен РАББЫМ.🤲 Эшләрегез уңышлы, юлларыгыз имин, хәвеф — хәтәрсез йөрегез юлларда.🤲 Дөньялыкта изге гамәлләр кылып яшәргә насыйп булсын.🤲 Ахирәттә — җәннәтләрен насыйп итсен.🤲 Теләгән изге ният теләкләрегез кабул булсын.🤲 Ризыкларыгыз бәракәтле мул булсын.🤲 АМИН 🤲

18+