Татарстан
Разил Вәлиев
Яшьлекнең таңында мин күпме
Хыялый сарайлар кормадым!
Хыялны канатлы кош итте,
Туган җир, тик синең җырларың.
Без — дусларга ак күгәрчен,
Дошманнарга — арыслан.
Безгә шундый иман бирдең,
Көч бирдең, Татарстан.
Янымда син булган чагында
Ялгыз да, ятим дә булмамын!
Мәңгелек көч алам Иделдән,
Җаныма коя күк Чулманың.
Безгә бит бергәләп кичәсе
Дөньяның давыллы елларын…
Тик бәхет ягына илтсеннәр,
Илтсеннәр Ватаным юллары!
Тулырак: http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/tatarstan-turynda-shigyrlr
Татарстан — минем республикам
Нәби Дәүли
Татарстан — минем республикам —
Россиянең матур җирендә.
Ленин аңа үзе исем кушкан,
Бәхет теләп гомер-гомергә.
Карлары бар аның, язлары бар,
Ташкыннары аның ни тора!
Еракларга киткән тургайлар да
Сагынып кайта туган йортына.
Башка илләр миңа кирәк түгел,
Хыялым юк минем ул хакта.
Туган җирләремнең гүзәллеге
Кергән күңелләргә яшь чакта.
Батырларны күрсәң, гаҗәпләнмә, —
Батырлар күп татар илендә.
Татарстан — минем республикам —
Россиянең матур җирендә.
Туган җирем — Татарстан
Гөлшат Зәйнәшева
Идел ярларына нурлар сибеп
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты Туган илем,
Бәхет биргән җирем — Татарстан.
Кая гына китеп,
Кайларга бармадым,
Сагынып кайттым
Иделем таңнарын.
Биш диңгезгә карап елмайгандай,
Балкый безнең Казан ерактан.
Коры җирне шаулы диңгез итә
Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.
Күпме җырлар җырлый халкым бүген,
Туган җирем, синең турында.
Мин бәхетле сине сөюемне
Әйтә алсам шушы җырымда.
Тулырак: http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/tatarstan-turynda-shigyrlr
Горурлыгым туган илемдә
Феликс Мортазин
Туган җирем, туган халкым диеп
Утлар-сулар кичкән улларың
Матурлыкны, гүзәллекне җыйган
Зифа буйлы, горур кызларың
Күп милләтләр бергә тату яши
Бергә бәйләп язмыш юлларын
Бергә-бергә гасырларга илтә
Милләт данын, туган ил данын
Горурлыгым туган илемдә
Горурлыгым туган телемдә
Чачәк ата азат Татарстан
Россиянең иң-иң түрендә!
Җиңүләрдән җиңүләргә генә
Атлый илем һаман һаман да
Гаделсезлек булмас җир шарында
Минем туган илем булганда.
Тулырак: http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/tatarstan-turynda-shigyrlr
Яңа Казан
Мәхмүт Хөсәен
Әкрен генә Идел дулкынында
Ай тирбәлә, кояш чайкала;
Киң җәелеп фәннәр кочагында
Үсә Казан — нурга бай кала.
Бәхетле гомергә
Ил белән гел бергә,
Үсә Казан,
Гүзәл Казан,
«Дәртле Казан, моңлы Казан,
Нурлы Казан», яңа Казан.
Бизи аны яңа матур йортлар,
Гөлбакчалар белән урала.
Ялкынланып хезмәт учагыңда
Үсә Казан — яңа зур кала.
Сәйдәш моңы, Тукай, Җәлил җыры
Шаулап тора әллә кайларга;
Татарстан халкын шатландырып,
Үсә Казан — җырга бай кала.
Казан — безнең газиз башкалабыз
Лена Шагыйрьҗан
Сиңа атап шигырь чыгарабыз,
Сиңа атап җырлар башкарабыз.
Син бит үзебезнең Үзәк-бәгырь,
Мәңге яшә, Казан — башкалабыз!
Заманында иңләп-буйлап Җирне,
Урман, суын, һаваларын гизеп,
Кая гына барып чыкмый идек,
Татарларның бөеклеген белеп…
Без татарлар бергә тарих кичеп,
Гыйбрәт алдык бик күп нәрсәләрдән.
Таркалмаслык ныклык кирәк икән,
Таран белән китереп бәрсәләр дә…
Без яуладык хокук — Туган җирдә
Яшәтергә Туган телебезне!
Борынгылык мөһерен сукканчы ук
Дөнья таныган иде инде безне…
Казан — татарларның хәләл бишеге,
Күпләр өчен рухи мәктәп тә ул.
Казан — безнең җырлы-сандугачлы
Моң бакчабыз, шигъри
Мәккә дә ул!..
Без Казан дип шигырь чыгарабыз,
Без Казан дип җырлар башкарабыз.
Лондон, Париж — бөек пайтәхетләр,
Әмма
Казан безнең — милли башкалабыз,
Мәдәни һәм төрки башкалабыз!
Без — татарлар
Рамил Чурагулов
Безнең татар — җырлы-моңлы халык,
Җыр-моң сеңгән безнең каннарга.
Җәлилләрең дарга барганда да,
Онытмаган соңгы дога итеп
Иң-иң моңлы җырын җырларга.
Без, татарлар — җырлы-моңлы халык,
Эшчән халык, диндар-иманлы.
Без Тукайлы халык, без Сәйдәшле,
Фәридәле халык, Илһамлы.
Без Дәрдмәндле халык, Кол Галиле,
Без Хәйдәрле халык, Зөһрәле.
Батыршалы халык, Канзафарлы,
Минтимерле халык, Җәлилле!
Кайда юк соң безнең татар моңы,
Татарлар юк-кайсы тарафта?!
Татар яши ерак Америка,
Австралия, Алман, Фин илендә,
Япония, ерак Кытайда…
Без бит — татар, моңлы карурманлы,
Әллүкиле, бөек халык без.
Зур табында, дәртле сабантуйда,
Көрәшләрдә, сугыш-алышларда
Без бит җыр-моң белән көчлебез!
Алтын Урда, Болгар илләренең
Ташларында җырлар язылган.
Манарадан яңгырый моңлы азан,
Җырлап-гөрләп яши нурлы Казан,
Моңнар бишеге — Татарстан!
Тулырак: http://baltaci.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/tatarstan-turynda-shigy rlr