ВИДЕО: Һәр газета-журнал санында йотлыгып укырлык бер-ике язма басылып чыгарга тиеш!

Бөтендөнья татар конгрессы

Журналист Римзил Вәлиев Казанда чыгучы татар газета-журналларында гомуммилли  «кадак» булырлык мәкаләләр эзли. 
http://tatar-congress.org/donya/video-her-gazeta-zhur..

20+

Татарларга татар булмау – гөнаһ

ЖЕМЧУЖИНЫ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ

Татарларга татар булмау – гөнаһ — Килгән хатлардан…

Татарларга татар булмау – гөнаһ Без – татарлар. Һәм безне татарлар итеп Аллаһы Тәгалә Үзе бар иткән. Бу турыда Аллаһ Коръәндә болай ди: «Ий, кешеләр! Без сезне ир белән хатын буларак яралттык. Бер-берегезне белеп таныр өчен, сездән халыклар һәм кабиләләр ясадык. Арагызда Аллаһ каршысында иң хөрмәтлегез – иң тәкъвә булучыгыз! Хакыйкатьтә, Аллаһ – белүче, хәбәрдар!»(49:13). Аллаһ кешеләрне, бер-берләрен белеп танысыннар өчен, т
21+

Йөрәк авазы

Гуляра Шарипова

Йөрәк авазы

Еламачы, сөрт син яшьләреңне!-
Уң җилкәмнән дәшә фәрештә.
Аллаh язгач күрми кала алмассың,
Нык бул әйдә, нык бул, бирешмә!Һәр кешенең үз язмышы җирдә,
Күрәчәге, шатлык-кайгысы…
Сукмаклар күп, ләкин ялгышмыйча,
Шул юлларның кайсын сайлыйсы…

Язмыш йөртә әдәм балаларын…
Язмыш сыный… Язмыш бүләкли…
Тик нигәдер «бәхет» дигәннәре
Һәр кешегә тигез эләкми…

Нишлисең бит… Димәк шулай язган…
Сабыр итми юктыр чаралар…
Аллаh сыный сөйгән бәндәләрен,
Сагыштан да үзе аралар…

Күз яшьләрең сөртче, елама, дип,
Уң җилкәмнән дәшә фәрештәм…
— Мин тормышны сөям… Яктылыкны…
Син борчылма… Нык мин… Бирешмәм…

Яшьләремне сөртеп елмаям да,
Теләк телим: Раббым, ташлама!
Болыт арты кояш чыккан сыман,
Өр-янадан көнем башлана…
Раббым, берүк мине ташлама!

Гөлара Шәрипова

37+

ӘНИЕМ,..

УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча

Зинфира Каримова

Әнием, кадерләп 
Кочтың да билемнән, 
Куеның назына 
Күмелдем янәдән. 
Һаман да сабыйдай 
Яратып кочасың. 
Иркәләп сөюдән, 
Әйтерсең, очамын. 

Иреннәр шатлыктан 
Сөенеп елмая. 
Тик нигә йөземә 
Күз яше юл сала? 


Очрашу мизгеле 
Булса да-татлысы, 
Йөрәкне әрнетә 
Югалту ачысы. 

Күбәләк ак җаның 
Күкләрдә булса да… 

Сурәтең һәрвакыт 
Йөрәктә торса да… 


Борчулы вакытта 
Сөйләргә хәлемне, 
Тулаем ышанып 
Чишәргә серемне, 

Шатлыклар килгәндә 
Сөенеп кочарга, 
Ягымлы карашың 
Җылысын тоярга, 

Янымда, әнием, 
Бүген дә син кирәк. 
Төшемдә булсаң да, 
Һаман да син — терәк. 
Син кирәк… 

43+