Августның бит соңгы көне,
Хушлашабыз җәй белән,
Үтте китте, сизмәдек тә,
Быелгы эссе көннәр.
Җәй һәм көзне тоташтыра
Август ае күпердәй,
Көндез эссе, ә төннәрен
Салкынча була, көздәй.
Мәшәкатьле, тәмле ай ул,
Җиләк-җимеш өлгерә,
Озыная төннәре дә,
Табигатькә көз килә!
Озатабыз инде җәйне,
Иртәгә көз башлана,
Белем көне илебездә,
Мәктәпләрдә тантана!
31.08.2021 Фәймә Зайнуллина