Кадерле дусларым! Барыгызны да иң мөкатдәс бәйрәмебез — изге Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Матур Уйлар

 Шушы ярдәмләшү, миһербан, юмартлык бәйрәмендә сезнең үзегезгә һәм якыннарыгызга саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, мул табыннар, бер кайгысыз имин көннәр телим. Аллаһ Раббыбыз һәрберебезгә дә ике дөнья рәхәтен һәм чиксез мәрхәмәтен бирсен, изге ниятләребезгә ирешергә насыйп итсен!

Корбан гаете мөбарәк булсын! 🙏🙏🙏

 

Файма Зайнуллина

Дини бәйрәмнең олысы,
Бүген – Корбан Бәйрәме,
Үтәлә йола-гадәтләр,
Изге эшләр бәйләме.

Корбан чалу ныгыта бит
Бердәмлек һәм дуслыкны,
Хәер-сәдака өләшсәк,
Гамәлебез саваплы.

Юмартлык һәм шәфкатьлелек
Бу көнне арабызда,
Пакълек, игелек бәйрәме,
Күрсеннәр балалар да.

Корбаннарны кабул итсен
Аллаһы Тәгаләбез,
Илебезгә, йортыбызга
Иминлекләр телибез.

Ислам динендә бәйрәмнәр –
Якынаю Аллаһка,
Дин юлына басканнарның
Саны артсын һәр елда.

Ислам динен тотсаң әгәр,
Артыр бәхет, тырышыйк,
Аңлап аның кирәклеген,
Дин тотарга омтылыйк!
20.07.2021. Фәймә Зайнуллина

🌙🌙🌙🌙🌙🌙🌙

БЕЗ БЕРГӘ!

   

Кадерле дуслар, сезне ихластан Корбан гаете белән тәбрик итәбез! Аллаһы Тәгалә сезгә күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле озын гомерләр насыйп итсен. Корбан бәйрәме һәр өйгә муллык, тату һәм бәрәкәтле тормыш, җан җылысы һәм
бәхет-шатлыклар алып килсен! Көч-куәт, илһам өстәсен, игелекле эшләргә,
гамәлләргә өндәсен, якты өметләр алып килсен. Ихлас күңелдән саулык-сәламәтлек, тормыш тынычлыгы, гаилә бөтенлеге, йортыгызга иминлек телибез! Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!