" Бәхет телибез!"

Эй, Ходаем!
Көн артыннан көннәрне уздырып,
Язмыш сукмагыннан атлыймын.
Тормышымның узган минутларын,
Күңел күзлегемнән карыймын.

Иңемне авырлык баскан чакта,
Син канатлар куйдың очарга.
Борчыла күрмә, балакаем, дип ,
Көч өстәдең минем җаныма.

Кер күңелле, изге җанлы булдың,
Яктылыкка табан өндәдең.
Кырыс язмышыма каршы барып,
Биеклеккә мине күтәрдең.

Тормыш булгач, төрле вакыт була,
Тауга менеп, таудан төшү дә.
Синең янда гел дә булыр дидең,
Шатлык белән кайгы янәшә.

Бүген исә язмышымның
Һәр минутына рәхмәтле.
Зарланмыйча яши бирәм,
Тормышым матур һәм ямьле.
Нурзида Яруллина

3+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *