Шигърият бай дөнья бит ул,
Әгәр шуны аңласаң,
Мәхәббәткә дару кебек
Күңел биреп укысаң.
Әгәр шуны аңласаң,
Мәхәббәткә дару кебек
Күңел биреп укысаң.
Шагыйрь җайлап ачып сала
Мәхәббәтнең серләрен,
Шигырь юлларына сала
Күргәнен, белгәннәрен.
Таныштыра, берләштерә
Шигырь сөючеләрне,
Баш мие эшчәнлеген дә
Арттыра, беләсеңме?
Шигърият һәм Нәүрүз көне
Туры киләләр бергә,
Шагыйрьләргә теләгебез:
Илһам китмәсен бер дә!
21.03.2021. Фәймә Зайнуллина

3+