Рәфикъ Юнысның төрле елларда язган кыска шигырьләре : өчюллыклар , дүртюллыклар , бишюллыклар …

Берләшик әле без , берләшик !

.
Бөтендөнья шигърият көне диләр !..

~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~~

Картайгач
Кем нәрсәгә омтыла !—
Күңелнең ак сандыгына
Хак тула , нахак тула .
Картайгач кемдер аксакал ,
Кемдер карт нахал була …
••••••••••••••••••••••••••••••••••••

Хыялландым әле бер ,
Тауга менеп бастым да .
Рәхәт миңа яшәве
Үз күгебез астында .
••••••••••••••••••••••••••••

Көз — шул ук яз .
Бары кошлар оча кирегә ,
Бары уйлар ага үткәнгә .
Кояш олы , җылысы тик аз ,
Ә күңелгә һаман җитми наз .
Көз — шул ук яз !..
••••••••••••••••••••••••••••••••••••••

Берәүләргә кирәк биеклек
Канат җәеп очып китәргә .
Берәүләргә кирәк биеклек
Түбәнлеген һәйкәл итәргә .
•••••••••••••••••••••••••••••••••••••

Йөзләренә куркам карарга .
Нинди нурлы кояш тотылды ! —
Дошман кергән булыр арага .
•••••••••••••••••••••••••••••••••••••••••

Җир өстеннән барасың син .
Гомеркәең ничә атлам ?
Үткән генә , сүнгән генә —
Аста сөям , сагынамнар .
Җир шуңа да җылы бит ул !
Болын булып көлсә дә җир ,
Чишмә булып елый бит ул !
••••••••••••••••••••••••••••••••••••••

Ялгызлык
Кычкырсалар — әйләнеп карыйм .
Сызгырсалар — әйләнеп карыйм .
Дәшерләр күк һаман …
••••••••••••••••••••••••••••••••

Эзлим күктән йолдызларның
Акларын , керсезләрен .
… Айда аяк эзләре .
•••••••••••••••••••••••••••

Тидерим дисәң Мәңге йөзенә —
Бүгенгенең төзә күзенә !
Йолдыз булып Дөнья күгендә
Балкыйм дисәң , юлы бер генә —
Кояш бул үз халкың күңелендә !
••••••••••••••••••••••••••••••••••••••••••••

Нигә болай ?
— Тимә , аучы , харап итмә , —
Дәшә аккош өзелеп .
Ничек болай , нигә болай —
Булмый шуңа төшенеп :
Үзе аучы , үзе аккош —
Үз — үзенә мылтык төбәп
Басып тора кешелек !
••••••••••••••••••••••••••••••

Өзелеп шигырь сөйләдем
Гамьсезлек суыгында .
Алсу җанымны чайкадым
Гүя бәке суында !
•••••••••••••••••••••••••

Март
Кар алдым бер йомарлам ,—
Кояш тулган кар икән !
Малай чактагы шуклык
Әле һаман бар икән !
Әле шаян мутлык та
Утлы яшьлектән калган !
Кайсыгызга ыргытыйм ,—
Кар алдым бер йомарлам !
••••••••••••••••••••••••••••••••••••••

Сөенәсең
Сөенәсең : гыйлем булып үсә лә .
Телен кисеп , йөрәк итен печәләр !
•••••••••••••••••••••••••••••••••••••••••••••••

Бармы хакың ?!—
Хәлсез закон
Изи кәгазь йодрыгын .
•••••••••••••••••••••••••••••••

Керпе
Кабарынды — куркыныч !
Мең штык һәм мең кылыч !
Шул куркыныч энәләргә
Учым куйдым , шунда тойдым :
Йөрәге тибә еш — еш .
•••••••••••••••••••••••••••••

Кайнар тузан булып ( С.Щипачевтан )

Үтә еллар … Үтсен , әйдә үтсен !
Еллар мине , әйдә , туфрак итсен !
Болын буйлап бер кыз килер . Шунда
Таркалуны җиңеп талпынырмын .
Чәчәк исе сеңгән тезләренә
Кайнар тузан булып кагылырмын .

Фотолар Рәфикъ Юныс архивыннан

5+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *