КОТЛЫЙБЫЗ!

Файма Зайнуллина

Нәүрүз бәйрәме җиткән ич,
Үрелеп тышка кара,
Көн белән төн тигезләшкән,
Әнә кыш үтеп бара.Күптәнге йола бәйрәме
Нәүрүз татар халкының,
Хәбәр итә яз килүен,
Бәйрәмен урманнарның.

Урманнарны яклау, саклау
Көне дә әле бүген,
Урман бит ул – “яшел байлык”,
Белмәсәң, гаеп түгел.

Көн белән төн озынлыгы
Тигезләште бит бүген,
Шатлык чәчеп кояш та
Яктыртты илем күген.

Төрле илдә, төрле телдә
Үткәрәләр бәйрәмне,
Көнчыгыш халыкларында
Ул Яңа ел бәйрәме.
21.03.2021. Фәймә Зайнуллина.

Шигърият көне белән дә,
Нәүрүз бәйрәме белән,
Туры килгән Урман көне,
Котлыйм бар бәйрәм белән!

5+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *