Тигез әле, җитеш тормышлар…

Халисә Ширмән

***
Тигез әле, җитеш тормышлар.
Булмаганны юкка ялгыйм да,
Бер елмаеп карыйм дөньяга.
Сагышымнан төннәр нурлана,
Айсыз күктән җиргә нур ява…

Әй, Ходаем, димен, мең риза!
Күрә белгәннәргә − могҗиза,
Илаһидыр ошбу табигать!
Җирдә яшәүләре бик рәхәт!
Биргән нигъмәтеңә мең рәхмәт!

Татлы дога йөри уемда,
Ялварып ла сорыйм Ходамнан:
Язма авыр көнгә калырга −
Ал алтынны, затлы туннарны −
Саулыгымнан бары аерма!

Купшылыкның юктыр кадере,
Артык байлык бирми рәхәтлек:
Ипи һәм сөт калсын табында.
Якынымны, бала-чагамны,
Сулыш биргән ата-анамны
Исәнлектән бары аерма!..

…Тигез әле, җитеш тормышлар.
Булмаганны юкка ялгыйм да,
Бер елмаеп багам дөньяга.
Өмет булса, күңел нурлана −
Кара төндә җиргә нур ява…

Халисә Ширмән

3+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *