Нәүрүзне көтә күңел!

Файма Зайнуллина

Март уртасына җитсәк тә,
Һаман да салкын әле,
Көнозын кояш булса да,
Кыш һич бирешми әле.

Кара каргалар да килде,
Яз гына әллә нишли,
Түбәләрдә боз соңгесе,
Ә кыш һаман бирешми.

Чыпчыклар да чырык-чырык,
Чыркылдыйлар һәр иртә,
Җил дә исми, тып-тыныч,
Салкыннар бетми нигә?

Календарьда яз бит инде,
Март бит кыш ае түгел,
Сагындырды яз сылуы,
Нәүрүзне көтә күңел!
14.03.2021. Фәймә Зайнуллина

4+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *