Бәйрәм узды, гөлләр калды,

Халиса Гараева

Бәйрәм узды, гөлләр калды,
Күңелләргә ямь биреп…
Уза шулай гомерләр дә ,
Сизелми, мизгел кебек…
Кичә сабый булганнар да,
Бүген егет …оланнар.
Гөлләмәләр тотып кулга,
Котларга дип килгәннәр.
Әйләнә дә килеп житә,
Еллар- тәгәрмәч кебек…
Изге теләкләрем сезгә,
Яшәгез игелек күреп!
Гомер берәү һәммәбезнең,
Кадерен белеп Яшик!
Балаларга, туганнарга,
Яратам , диеп дәшик!
Бер жылы сүз жан эретә,
Туңган, күшеккән чакта !
Тормышта бик кирәк нәрсә,
Туганлык хакын саклыйк!
Халисә Гәрәева-С.9.03.2021.

5+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *