БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН, ХӨРМӘТЛЕ ХАТЫН-КЫЗЛАРЫБЫЗ!

Роберт Салахиев
Сылу да Сез, чиксез, гүзәл дә Сез,
Сез—чәчәге, тормыш гөленең!
Сезнең урын, инде кечкенәдән,
Тәхетендә йөрәк түренең.

Без күз атып йөрдек, күрмәдегез,
Малай чаклардан ук диярлек.
Сез, дигәндә, ниләр эшләмәдек,
Кылмадык тик һичбер юләрлек.

Эх, сез, кызлар! Гүзәл, назлыкайлар,
Бер карасаң, сез бит, саз кебек—
Мәхәббәткә тартып батырасыз,
Безнең яктан сөю, наз күреп.

Гомер буе без сокландык сезгә,
Чын күңелдән, сөеп карадык.
Ахры шуңа, ахры шуның өчен,
Сезнең белән безнең ара нык.

Эх, сез, кызлар! Җанкисәккәйләрем,
Ни дисәк тә, сезгә, аз кебек.
Авыр чакта безне аңладыгыз,
Назладыгыз җылы яз кебек.

Берничек тә, ямьсез булалмыйсыз,
Сез бары тик, чибәр, сөйкемле.
Ләкин, шул чибәрлек кайчак читкә
Атлаттыра юләр шикелле.

Эх, сез, кызлар! Якты йолдызкайлар!
Ничек кенә тагын зурлыйк соң?
Сез бит көчле—таудай ир-атларны
Карашыгыз белән урлыйсыз!

Сез булганда, яшәр зур мәхәббәт,
Учак уты сүнмәс семьяда.
Безсез сезгә кыен, сезсез безгә…
Яратышып яшик дөньяда!..
Р. Сәлахиев.

4+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *