Хатын-кыз бәхетле булсын
Һәр көнне һәм һәр җирдә,
Борчу-хәсрәтләр күрмәсен,
Шатланып йөрсен көн дә.
Бәхетле булсыннар, диеп,
Бар җиһан теләк тели,
Кемдер “Җирдә фәрештә” ди,
Кемдер кояшка тиңли.
Хатын-кыз – тормыш тоткасы,
Бик тә лаек бәхеткә,
Бәхетле булсын һәрвакыт,
Калыйк шундый теләктә!
21.02.2021. Фәймә Зайнуллина
3+