Фельдшер көне үткәрелә…

"Тормыш - ул минем иҗатым!"

Фельдшер көне үткәрелә
Россия күләмендә,
Табиб кебек бит алар да
Бар авыруны белә.

Ак халатлы фәрештәгә
Тиңлиләр бит аларны,
Бик олы хөрмәткә ия
Хезмәтләре аларның.

Ачык йөзле, тәмле телле
Фельдшерларның барсы да,
Көне-төне тора алар
Сәламәтлек сагында.

Йомшак сүзләре дә кайчак
Дәвалагандай була,
Елмаеп бер карасалар,
Авыру онытыла.

Хөрмәткә лаек эшләре
Һәрвакытта да, дибез,
Котлы булсын бәйрәмнәре,
Сәламәтлек телибез!
21.02.2021. Фәймә Зайнуллина

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *