ТУГАН ТЕЛЕМ – РУХИ ТЕРӘГЕМ…

Сирень Якупова
Дөньяда җиде меңнән артык тел бар. Шул меңнәрнең берсе – минем бердәнберем, һәр авазын, һәрбер сүзен күңелемдә нәфис гөлдәй назлап яшәткән татар теле. Әби-бабамнардан затлы мирас булып калган туган телемә нинди генә мәдхияләр җырласам да аз булыр кебек!
Туган телем, син иң башта әниемнең бишек җырлары белән сабый җаныма иңгәнсең. Аннан соң моңлы татар сүзләре сөтле иреннәрем тибрәлгән саен берәм-берәм дөньяга сибелгән. «Ән-нә», «әт-тә», «әб-бә»… Аннан инде сөйләм телем әбиемнең тылсымлы әкиятләре, тәүге укытучымның йомшак тавыш белән укыган шигырь-хикәятләре аша баеган. Лампа яктысында, кайчак тулган ай яктысында да, йотлыгып укыган татар китаплары ярәмендә мин дөньяны, галәмне танып белгәнмен. Ә бүген исә мин туган телемдә нәфис шигъри бизәкләр үрергә омтылам. Алай гына да түгел, бу шөгыль минем тормыш мәгънәсенә, яшәү рәвешемә әйләнде.
Туган телем – син илһамчым, рухи терәгем, чиксез байлыгым! Рәхмәт сиңа! Мәңге яшә, бөек халкымны яшәт, яшьнәт, урының килер гасырларның түрендә, галиҗәнәп Вакытның күгендә булсын!

Үз телемдә сүз әйтимче,
И дөнья, колагыңа!
Гомер кыска, җавап көтмим,
Син бары тыңла гына.

Ишет кенә, сикерт кенә
Чал кашыңны, сокланып,
«О бөек Тукай теле!» – дип,
Тәүге аваздан танып.

Сирень Якупова.

3+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *