Әфган җилләре…

" Бәхет телибез!"

Инзиля Галиуллина

Тау таш арасыннан җилләр исә,
Ыңгырашкан кебек тавышы.
Әллә җир инри еллар аша,
Әллә ана елый сагышлы.

Сагынуларга түзеп, яшь түгәме
Яшьли калган толлар илереп,
Афганнардан кара шәлен сүрәп,
Кайгы каккан ишеккә килеп.

Инде менә сугыш тынганга да
Узып киткән инде күп еллар.
Балалары үзе әти булып,
Үсеп җитте инде күпме уллар.

Афган тавын төшләрендә күреп,
Уянадыр кайчак ул ирләр.
Йә Аллахым! Сакла илебезне-
Сугыш диеп, исмәсен җилләр.
Инзиля15022021

3+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *