Милләтебезнең мәшһүр җырчысы , милли хәзинәсе булган Илһам Шакировның якты истәлегенә … ( 15.02.1935 — 16.01.2019 )

 

ЖЕМЧУЖИНЫ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ

Моңнарыбыз дәшә сезне !

✨💖✨🌸🌸✨💖✨🌸🌸✨💖✨🌸🌸✨💖
» Бөтен иҗат гомерем татарны татар итеп калдыруга ,
аның милли тойгыларын уятуга багышланып үтте … «
Илһам Шакиров
💥🌸🌸🌸✨✨💖💖💖✨✨🌸🌸🌸🎼

Илһам
****************
Ил кайгырса, илдә Илһам җырлый,
Ил сөенсә, илдә Илһам көлә.
Бәгырьләрне безнең телә-телә,
Чорлар аша узып бер моң килә:
Ай, дусларым минем, туганнарым,
Кайгылардан сезне ничек йолыйм?!
Онытыгыз бөтен кайгыларны —
Сезнең өчен бүген үзем җылыйм,
Сезнең өчен бүген үзем җырлыйм.
Туар көннән якты бәхет көтеп,
Төште инде сары сагыш йөзгә.
Гел кояшлы көн сорамыйм, Ходам,
Илһамлы көн бир син бүген безгә.
Илһамлы сүз – бары туган җирдә,
Иң татлы моң – бары туган телдә…
Шатлыгым да, хәсрәтем дә минем,
Бәхетем дә бары туган илдә.
Разил Вәлиев

#Моңнарыбыздәшәсезне

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *