Февраль , кышның азагы…

Халиса Гараева

Әле яңгыр, әле кар,
Кояш күренә, бар да бар.
Кышның көрәшкән чагы,
Көндез язгы чалымнар…

Февраль , кышның азагы,
Холкы да бик чамалы…
Әле генә жылы иде,
Буген буран дулады…

Әй сызгырды, жилләде,
Чорма башын иләде…
Туздырды бар дөньяны,
Үтәр юллар бикләнде…

Өеп куйган кар көртен,
Кабарткан кышкай сыртын.
Яз киләсенме сизеп,
Күрсәтә хәтәр холкын.

Һәр фасылның үз яме,
Үз шөгыле, үз гаме…
Кояш күренсә елмаеп,
Гөрләвек агар әле…
Халисә Гәрәева-С.7.02.2021.

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *