Бердәнбер сеңелем,

Гомерең булсын бәхетле,
Бәхетең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен изгелекне
Бирсен Ходай сиңа  һәр көнне.

Озын гомер бирсен, Ходай, 
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Ике кызың , оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.

Маңгаенда сырлар — үткән еллар,
Борчуларың эзе — ак чәчең.
Сикәлтәле булса да үткән юллар,
Котлы булсын 65 яшең.

65 яшь бит әле- матур гомер,
Борчылма син килгән картлыкка.
Исәнлекне күбрәк бирсен Ходай,
Калган гомерең үтсен шатлыкта.

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *