Халыкара кочаклашу Көне!

Файма Зайнуллина

Халыкара кочаклашу
Көне икән бит әле,
Рәхәтләнеп, колач җәеп,
Кочаклашыгыз әле.

Күңел һәм кочак җылыңны
Уртаклаш дуслар белән,
Яраткан кешең калмасын,
Танышларың, бар белгән.

Әти-әни яшь баласын
Кочагында йоклата,
Изрәп йоклый сабый бала
Аларның кочагында.

Гашыйклар да бер-берсенең
Кочагына сыена,
Күңел җылысын тоялар,
Мәхәббәте хакына.

Чын күңелдән кочаклашсаң,
Җаннарың китә эреп,
Шатлык арта күңелләрдә,
Кәефләр күтәрелеп.

Һәркемнең дә булсын иде
Көн дә кочар кешесе,
Якыннарың, дусларың да,
Кочакласыннар сине!
(21.01.2021. Фәймә Зайнуллина)

3+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *