Татар булганыма горурланам!

Рамзия Давытева-Хайруллина

Юкка чыкмый,ким-хур булмый
Әй тырыш син безнең Татар.
Илнең бар төбәгендә дә
Бай тормышта яшәп ятар.

Чиста,пөхтә,оста аш-суга да,
Чигә-тегә,үрнәк бар милләткә.
Динебез дә чисталыкка өнди,
Кулы ятып тора бар хезмәткә.

Һәрберебез горурлана ала,
Үз җиребез-Татарстан булуына,
Чибәрлеге белән дан тота ул,
Беркем җитми татар сылуына.

Күтәрергә иде Татар телен,
Татарлыгың күрсәт үз җиреңдә.
Горурланып яшә милләтеңә,
Рәхәтләнеп сөйләш үз телеңдә.

Барысыда үзебездән тора,
Беркем ала алмас телне бездән.
Милләт үссен,телебез югалмасын,
Татар көчле халык,
тырышырга кирәк,килә көчебездән.

Рәмзия Давытева Хайруллина.

4+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *