1933 елның 15 гыйнварында РСФСРның атказанган артисткасы, ТАССРның халык артисткасы Әлфия Авзалова туган.

ЖЕМЧУЖИНЫ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ

Дәртле Татарлар
Ул яшьли ятим кала. Кызга 5 яшь булганда әнисе үлә, әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. 1957 елда Авзалова Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисткасы була, ул борынгы һәм заманча халык җырларын башкара.

Җырчы бөтен Советлар Союзы буйлап гастрольләрдә йөри, авыл хезмәтчәннәре, Татарстан һәм Башкортстан нефтьчеләре, КАМАЗ төзүчеләр алдында чыгыш ясый. Ике-өч ай эчендә ул 100 дән артык концерт бирә алган.

Әлфия Авзаловна 2017 елда вафат булды. Казанда Татар зиратында җирләнде. Татарстан башкаласында бер урамга аның исеме бирелгән. Ел саен Әлфия Авзалова исемендәге халыкара фестиваль-конкурс уза.

8+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *