ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, СӘЙДӘ!

Сания Әхмәтҗанова

ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН, СӘЙДӘ!

Нәфис кызлар, шау-шуларсыз гына,
Иңнәренә салып милләт йөген,
Телне-динне саклап, әүлиядәй,
Килер буыннарга илтә бүген.

Сәйдә кебек нурлы туташларга,
Фәрештәләр канат җәеп торсын!
Ризалыгын Аллаһ насыйп кылсын,
Бәхетләргә юлы ачык булсын!

Моң багында — тел сагында Сәйдә,
Әйдә, балам, хәер дога-бездән!
Изге юлга чыккан кыз-улларың
Сакла, Раббым, сакла яман күздән!
@saniye_gerebe

#сәйдә #сәйдәмөхәммәтҗанова #татаркызы #татарҗыры #сәйдәнур #саидамухаметзянова

8+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *