«Хәзинә» Милли сәнгать галереясында Әнвәр Сәйфетдиновның күргәзмәсе 

Сәидә Мөхәммәтҗанова / Саида Мухаметзянова


Аның «Ватан турында картиналар коллекциясе»нең төп геройлары — Татарстанның күренекле шәхесләре: ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев, дөньякүләм танылган балет биючесе Рудольф Нуриев, виртуоз гармунчы Фәйзулла Туишев, Казанда узган Универсиадада өч мәртәбә чемпион исемен яулаган Елена Романченко һәм башкалар.

Күргәзмәгә куелган 60 картинаның 30ы ХХ — ХХI гасыр Татарстан тарихын чагылдыра. Экспозициядә рәссамның гаиләсенә һәм ул яратып йөргән урыннарга багышланган картиналар да урын алган. Проект ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан оештырылган.

Күргәзмә 2021 елның 2 февраленә кадәр дәвам итә.

Белешмә өчен: Әнвәр Камил улы Сәйфетдинов — рәссам, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Рәссамның беренче иҗат эшләре гаиләсенә, шулай ук борынгы Болгар дәүләте тарихына багышланган. 1990 нчы елларда Әнвәр Сәйфетдинов «Дастан» арт-төркемен оештыра, максаты – милли мирасны торгызу һәм Көнбатыш һәм Көнчыгыш сәнгатен синтезлау. 2000 нче еллар башыннан рәссам авылда яши һәм иҗат итә.

Выставка Анвара Сайфутдинова в Национальной художественной галерее «Хазинә» ✨🎨

В экспозиции выставки «Коллекция картин о Родине» из экспонируемых 60 картин 30 произведений посвящены истории Татарстана XX и XXI века. Среди произведений множество портретов известных личностей республики, таких, как: первый президент РТ Минтимер Шаймиев, Герой СССР Михаил Девятаев, всемирно известный артист балета Рудольф Нуриев, гармонист-виртуоз Файзулла Туишев, трёхкратная чемпионка Универсиады в Казани Елена Романченко и другие.

Также в экспозиции собраны картины, посвященные семье художника и его родным краям. Проект организован в рамках 100-летия ТАССР.

Выставка продлится до 2 февраля 2021 года.

Для справки: Анвар Камилевич Сайфутдинов – живописец, член Союза художников РТ. В свои студенческие годы часто писал портреты семьи, а также ностальгические сюжеты о древней Булгарии. В 1990-е годы Анвар Сайфутдинов создал арт-группу «Дастан». Всех участников объединяла одна цель – возвращение национального наследия и западно-восточный синтез в искусстве. С начала 2000-х художник живет в деревне, занимается там живописью.

#сәидәмөхәммәтҗанова #саидамухаметзянова
#игълан@saida #афиша@saida

14+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *