ҮГЕЗ ЕЛЫ…

"Күңелдә изгелек булсын!"

Рушания Ахмадуллина

Бераз гына серле кебек,
Үгез елы тора сакта.
Күседән дә әллә ниләр,
Көткән идек, килгән чакта.
Күсе елы кешегә карата,
Бик куркыныч, усал булды.
Гомер кадерен белер өчен,
Хәтта ачык мисал булды.

Инде монысы үзебезнең
Йорт хайваны бит ул –Үгез!
Ачуланмас, вакытында
Азыгын, суын да бирербез.
Тыныч булсын, ИншәАллаһ,
Өйләребез, илләребез,
Бәхеткә, шатлыкка тулсын,
Алда килер көннәребез

Язмаганнар язылмасын,
Авырлыклар кагылмасын,
Йөрәкләрне әрнетерлек,
Сагыш уты кабынмасын
Байлык- муллык өстәлләрдә
Һәрвакытта тулып торсын.
Төкле аягың белән, малкай —
Яңа Еллар котлы булсын!
Рушания Ахмадуллина(Чанышева)

12+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *