1 нче гыйнвар — татарның бөек шагыйре Һади Такташның (1901-1931) туган көне.

Халисә Ширмән

***
Такташ бабай!
Сиңа “бабай” дию
Яратканнан гына, беләсең:
Утыз яшьлек егет… Мәңге шулай
Рәсемнәрдән безгә көләсең…

Менә бүген кабереңә бардым.
Заман зәхмәтләре тимәгән:
Камал белән янәшәдә…
Җилләр
Җиргә ятып, сиңа сөйләгән:

Теләгәннәр икән күчерергә…
Янәсе лә
Ак барска урын җитмәгән…
Әллә рухың каршы килгән шунда…
Әллә вакыт шулай чикләгән…

Тимәгәннәр. Үзең кебек гаярь,
Бунтарь йөрәклеләр янында
Моңсу гына, иң алдынгы рәттә
Ятасың син.. Урман алдында.

Юкә, каен агачлары шаулый.
Күккүкләр дә саный гомерне:
Тынлык түгел монда. Тик кешеләр
Читләп уза синең каберне:

Белмиләрме…

Әллә онытканнар…

Югыйсә бит хисле шигырьләрең
Гасырларга бара үрелеп:
Уйлыйсыңдыр:
“Мокамай”ны укыганнар берчак
Эх, китсәләр иде күренеп!

Сөйләшсәләр иде синең белән
Җир улыдай якын, үз итеп…
Йөрсә иде күктә өшегән ай
Читтән генә сезне күзәтеп…

Үпкәләмә, Такташ!
Сине сөйгәннәрдән
Алып килдем бүген сәламне!
Күңелләрдә моң саклансын өчен
Мин синеңчә чарлыйм каләмне!

Еллар үтәр… Бәлки, кабереңне
Күчерерләр беркөн еракка…
Кемнәр белгән, бәлки, минем урын
Янәшәңдә булыр, шул якта…

…Такташ бабай!
Сиңа “бабай” дию
Яратканнан гына, беләсең:
Утыз яшьлек егет… Гел елмаеп,
Төшләремә минем керәсең…

Халисә Ширмән
2014

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *