Изге җомга көне белән…

"Күңелдә изгелек булсын!"

Файма Зайнуллина

Изге җомга көне белән
Башлана бу яңа ел,
Карагыз, соңгы көне дә
Җомгада икән быел.

Көтеп алдык Яңа елны
Якты өметләр багълап,
Узган кәбисә елының
Авырлыкларын ташлап.

Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле
Булыр ул, Аллабирса,
Бик күп шатлык-куанычлар
Китерер, Аллаһ кушса.

Яңа елда бар өметләр
Акланыр, ышаныгыз,
Сәламәтлек кенә булсын,
Шуны тели барчабыз!
(1.01.2021. Фәймә Зайнуллина)

13+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *