*Яхшылыклар түшәсен!

Халиса Гараева

Китәсе килми Күсенең,
Әй буранлый,котыра…
Әллә ниләр майтарырдай,

Тик артта ,Үгез тора !
Житте Күсе, күп кыландың,
Туйдырдың, гарык булдык!
Ил- көннең рәте калмады,
Белмим кемне сайладык…
Түрәләр үз файдасына,
Үзгәртәләр законны.
Гомере буе эшләгәннәр,
Тиеннәрен санармы ???
Өлкәннәрнең кадере юк,
Түләүдән артмый акча…
Балалары булмаганнар,
Интексеннәрме ачка ???
Гомере буе хезмәт куйган,
Налогын да түләгән.
Пенсияне бит өлкәннәр,
Кесәсеннән жыйнаган !
Әйләндердең пенсионерны,
Артык кашыкка , Күсе.
Дөньяларны бик болгаттың,
Сиңа көн бетте, кит син …
Юл бир син Үгез елына,
Кимермәсен…күшәсен.
Алдагы туасы елга,
Яхшылыклар түшәсен!!!
Халисә Гәрәева-С.27.12.2020.

12+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *