Хуш киләсең, әй, син Үгез елы,

Роберт Салахиев

Хуш киләсең, әй, син Үгез елы,
Яңа елны башлап таңнардан…
Аралачы якты дөньябызны,
Бәләләрдән, кара таплардан!..

Унике ел бәйдә торулары,
Беләм, булгандыр шул бик авыр.
Тик безгә дә бер дә җиңел түгел—
Дөнья бүген бик тә болгавыр.

Болгавырлык калсын болганып ла,
Бар син бары, алга юл ярып!.
Ачу итеп шикле шөбһәләрнең,
Күңеленә сүнмәс ут салып!.

Менә сине галәм гороскобы,
Алып килде тагын бу елда.
Елның хәле фәкать синнән тора, —
Изге гамәл булсын уеңда!

Кышың салкын булыр, ди йолдызлар,
Килер бик тә суык – зәмһәрир.
Афәтләрне туктат, яман чирне,
Синнән була, Үгез, бир әмер!

Мәрхәмәтле бул син, игелекле—
Булма кире беткән бер үгез!
Йөрмә берүк адәм башларыннан,
Калганына шөкер, түзәрбез.

Усал да бул, болга мөгезеңне,
Дөнья күген вирус япмасын!
Син сынатма, язмыш санавында,
Ходай берүк үзе сакласын!

Җир йөзенә, әле Аллаһ бирсә,
Якты таңнар, көннәр бирерсең.
Бул ярдәмле, безгә—бәндәләргә,
Бары шатлык, бәхет китер, Син!
Роберт Сәлахиев.25.12.20.
#мәрхәмәтеңбеләнкилугезелы#

11+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *