Узган елым! Йөрәкләрне телдең!..

Халисә Ширмән

***
Авыр килдең… Бигрәк авыр килдең,
Узган елым! Йөрәкләрне телдең!..
Алып китче, зинһар, үзең белән
Барлык-барлык борчуларның йөген!

Алып кит син югалтулар зарын,
Өзгәләнү, әрнү сагышларын…
Сал кесәңә кеше явызлыгын,
Белмичә һәм белеп каргышларын…

Килер елны чиста күңел белән,
Якты уйлар белән каршылыйк!
Киләчәккә юллар салган чакта
Бир, Ходаем, безгә сабырлык…

Көткәннәргә – шатлык-куаныч бир…
Авырганга – куәт-дәва бир!
Күңелләрдә якты өмет булсын,
Адашмасын юлда мөсафир!..

…Авыр килдең… Авыр китәсең дә,
Узган елым! Йөрәкләрне телеп!..
Их, яшисе иде уфтанмыйча,
Өметсезлек каралыгын җиңеп…

Халисә Ширмән

 

 

7+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *