Кәбисә ел.

Флера Габдуллина
Дүрт елга бер килсәң дә син,
Бик истәлекле булдың.
Котып җиле кебек салкын,
Бик шомлы алган тының.

Үзең дә һич иренмәдең,
Төрле яклап сынадың.
Белергә теләдең, гүя,
Сабырмы дип чырагым.

Безнең күз яшьләребездән,
Санап ,мәрҗәннәр тездең.
Тарихта озак сакланыр
Синең калдырган эзең.

Хушлашыйк без синең белән,
Кәбисә елы, хәзер.
Син ясаган яралардан
Бик озак әрнер бәгырь.

Үгез елы, син түрдән уз,
Төкле аягың белән!
Кар, бураннарыңны яудыр,
Кар көрте ясап билдән.

Шатлык- бәхетләр алып кил
Барлык дус- туганнарга!
Югалган ямь кире кайтсын
Йортларга, урамнарга.
Габдуллина Флера( Хамматова)

11+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *