2020че ел хуҗасы — Күсе китәргә җыена, берүк кенә барлык начарлыкларын, бигерәк тә күпме кешегә кайгы китергән чирен үзе белән алып китсен!

"Күңелдә изгелек булсын!"

 11елдан соң, тагын тәхеткә утырганда, белеп торсын иде, КЕШЕ — бөек зат ул, аны бер нәрсә белән дә җиңеп булмый, авырлыклар аша ул көчлерәк кенә була бара. Бүтән быелгыча начар кыланма, Күсе! Синең киләсе килүеңне күрә алсак иде! Хәерле юл сиңа, берүк кенә чирләреңне үзең белән ал!!!

Быелгы күсе елыннан
Туйдым бит мин чын-чынлап.
Курыкмыйча чәйним әле
Колагы торсын чыңлап!

Нишләп сине, целый елга
Куйганнар хуҗа итеп.
Давай, бар начарлыгыңны
Ал да, сөендер китеп.

Чирләреңне үзең белән
Китсәнә берүк алып.
А то, яши башладык ич
Куркудан арып, талып.

Калдырмасаң вирусыңны
Сүкмәбез сине башка.
Әлбиттә,истә калырсың
Басылып тарих — ташка.

Үгезгә бир тәхетеңне
Ул, мөгаен, шәп булыр.
Кешегә бит ул файдалы
Бары яхшылык кылыр.

Өмет белән каршы алам
Туасы яңа елны.
Берүк ачсыннар иде дип
Үземнең илгә юлны.

Барысына бәхет телим
Килгәндә яңа еллар.
Начарлыклар артта калсын
Җырлансын тик шат җырлар.

Сабак алып китсен Күсе
Белеп, көчле зат — Кеше.
Ул да начар кыланмаса
Күренер әйбәт эше.

Ә әлегә әйбәтлеге
Хич күренмәде күзгә.
Аллаһ теләсә таза Үгез
Булыр аңардан үзгә.
Рәмзия Шәрәфетдинова(Зиннәт)

 

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *