Бәхетле көннәр телим мин,
Бәхетле булып яшик.
Бәхет юлларыннан гомер,
Бәхеткә алып барсын,
Бәхет гөле чәчәк атсын,
Җаныбыз түрләрендә.
Бәхет чишмәләре суын,
Һәркөн язсын эчәргә.
Туган теле — Бәхет теле,
Бәхет телен онытмыйк.
Бәхетебезгә сокланып,
Бәхет илендә яшик.
Безне барыбызныда Әниләребез Бәхет теләп тудыра һәм һәркөн безнең өчен Бәхет теләп дога кыла. Кабул булсын Әниләребезнең безгә Бәхет теләп кылган догалары!!
Ак Бәхетләр теләп, Вазыйх улы Фаик Абдрахманов 2020 елның декабрь аеның 28 көне.
6+