21.12.2020

"Күңелдә изгелек булсын!"

Файма Зайнуллина

Дүрт “ике”ле, күрегезче,
Нинди хикмәтле көн бу?
Планеталар парады дип
Сөйлиләр, чын микән бу?

Иң кыска көн табитатьтә
Бәхет китерсен безгә,
Игътибарлылар күзәтсен
Бу кичне күк йөзендә.

Юпитер белән Сатурн
Бер рәткә басалар ди,
Күзәтегез, нәрсә булыр
Кичен Кояш тирәли.

Иң якты бер йолдыз булып
Яначак күк йөзендә,
Юраган юш килә, диләр,
Юрыйк тик хәерлегә.
(Фәймә Зайнуллина)

7+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *