1906 елның 22 декабре тарихка татар театрының туган көне булып кереп калган

"Күңелдә изгелек булсын!"

Файма Зайнуллина

Татар телен, татар рухын
Театр саклый бит ул,
Милләтебезнең үткәнен
Сәхнәдә күрсәтә ул.

Халкыбызның бөеклеген,
Тарихтагы урынын,
Ачып сала уйнаучылар
Бүгенгесен тормышның.

Тамашачыны “сихерли“,
Андагы уйнаучылар,
Хисләрне дә уяталар,
Үткәннәрне барлыйлар.

Үзешчәннәр калышмыйлар,
Артистларга биргесез,
Халык күңелен даулыйлар
Авылларда күрегез.

Көлдерәләр, елаталар,
Күңел биреп уйныйлар,
Артистларга биргесез
Сәхнәдә АКТАНЫШЛАР!
(22.12.2020. Фәймә Зайнуллина)

7+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *