15 декабрь Халыкара чәй көнен барыгыз да беләме?

Файма Зайнуллина

Һәр яңа көн безгә бәйрәм,
Яңа тормыш бүләге!
Халыкара чәй көнен
Барыгыз да беләме?

 

Ачык чырай – такта чәй, ди
Борынгыдан татарлар,
Гореф-гадәткә кергән ул
Чәй яратканга алар.

Төсләре буенча була
Яшел, кызыл һәм сары,
Кара чәй өстенлек ала,
Иң таралганы шунсы.

Бөртекле, такта, яфраклы,
Төзелеше буенча,
Эчәләр чәйне яратып
Витамин күп булганга.

Татар халкы аптырамый,
Ясый үлән чәйләре,
Андый чәйләр бик шифалы,
Күтәрә кәефләрне.

Арыганда, баш авыртса,
Эчеп җибәрегез чәй,
Җиңеләйтепләр җибәрә
Бер чынаяк куе чәй!
(15.12.2020. Фәймә Зайнуллина)

10+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *