3 декабрь. Бүген халкыбызның мәшһүр көйязары С.Сәйдәшевнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, искә алу көне.)

Роберт Салахиев

Даһи җаннар алар – онтылгысыз!
Исемнәре яши үлгәч тә.
Син үлмәдең, Сәйдәш, татар өчен,
Күк-гәрешкә җаның меңгәч тә.
Мәңгелекнең гүзәл бер мизгеле—
Тыңлап тору “Кандыр буй”ларын.
“Галиябану”, “Зәңгәр шәл”ләрнең дә,
Яңгыраса сагыш-моңнары.
Аһ, ул моңнар!.. Үтеп бәгырьләргә,
Йөрәкләрне айкап атарлык!.
Борынгыдан килгән, элгәрләрдән,
Ярылып ята чып-чын татарлык…
Иҗатыңда яңган йолдыз булдың,
Дуслар өчен үрнәк замандаш.
Син тудырган көйләр халкыбызның,
Рухи халәтенә аваздаш.
О, син Сәйдәш! Моңнар сәнгатендә,
Юк синдәйләр – әйдәп баралган.
Җыр- моңнарның саклап миллилеген,
Халык арасында дан алган.
Тәрҗемә дә итеп булмый торган,
Җырларыңда нәзек моңнар бар.
Тыңлаганда җанны өшетерлек,
Я утларга салыр тоннар бар.
Исән чакта бөек талантыңа,
Өлгердең шәт һәйкәл куярга.
“Хуш, авылым”ны сузам мин үзем дә,
Җае чыкса, мәҗлес-туйларда.
… Даһи җаннар алар – онтылгысыз!
Исемнәре яши үлгәч тә.
Якты маяк булып калдың, Сәйдәш,
Бакыйлыкка җаның күчкәч тә…
Р.Сәлахиев.2007.
Кулыма каләм алып яза башлаган елда язылган шигырьләремнең берсе иде бу…

8+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *