3 декабрь…БИЛГЕСЕЗ СОЛДАТ көне…

Файма Зайнуллина

Билгелиләр Россиядә
“Билгесез солдат көне”н,
Сугыш хәрәкәтләрендә
Батырлык күрсәткәнен.

Беркайчан да онытылмас
Үлемсез батырлыгы,
Хәтерләтер бу һәйкәлләр
Исемсез калганнарны.

Авылларда, шәһәрләрдә
Искә алалар ел да,
Мәңгелек сынннар булып
Торалар күз алдында.

Бүгеннән үк әзер кебек
Илебезне сакларга,
Чәчәкләр үстерәләр
Хөрмәт йөзеннән анда.

Һәлак булган солдатларның
Батырлыгы үлемсез,
Тынычлык өчен гомерен
Биргәннәр бит, беләсез.

Кабызалар мәңгелек ут
Һәйкәлләрнең алдында,
Онытылмас батырлыгы
Бер генә солдатның да!
(3.12.2020. Фәймә Зайнуллина)

8+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *