УКЫ | Татарстан | Казань | Татарча

Әни генә беләдер ул,
Ничек таңнар атканын
Бала тирбәтә-тирбәтә,
Йолдызлар калыкканын
Төн карасын да белә ул,
Көннең озын икәнен
Кайвакыт онытып җибәрә,
Утырып ял иткәнен

Бала авырса, авырый
Еласа, елый бергә
Түшәк түшәп куяр иде,
Бала абынган җиргә
Ягымлы, җылы сүзне дә,
Әйтә тик әни генә
Чын йөрәгеннән шатлана,
Уңышка нәни генә

Әни белмәгәне юктыр,
Ул барсын да беләдер
Бар назын, йөрәк җылысын,
Бирсә, әни бирәдер!
Балаларның якынлыгын,
Әни генә беләдер!…

Рушания Ахмадуллина(Чанышева)

7+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *