Әниләр көне икәнен Белегез, онытмагыз!

Файма Зайнуллина.Файма Зайнуллина

Дөньяда иң кадерле һәм
Бердәнбер бит әниләр,
Бар кешегә җан бирәләр,
Тормыш бүләк итәләр.Әниләрнең әниләре –
Алар бит – дәү әниләр,
Аларның да бәйрәме ич,
Бергә бәйрәм итсеннәр.

Яклаучы да, саклаучы да
Безнең әниләребез,
Исән чакта, онытмагыз,
Кадерләрен белегез!

Фани дөньядан китсәләр,
Каберләрен белегез,
Балалар күреп калсыннар,
Сез үрнәк күрсәтегез!

Бәйрәм белән әниләрне
Котлыйк әле барчабыз,
Әниләр көне икәнен
Белегез, онытмагыз!
(28.11.2020. Фәймә Зайнуллина)

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *