Әниләр көне үтеп бара..

СЕРЛЕ САНДЫК

Альфира Низамова

Нинди матур, җылы, якты бәйрәм ул! Күпме әниләр бүген матур чәчәк-гөлләргә күмелгәндер, якыннарының күңел җылысына төренгәндер!? Күпме асыл сүзләр әйтелгәндер, озын гомерләр, сәламәтлек теләнгәндер?! Күпме бала йөрәге сулкылдап: «Әнием, мәңге яшә! Безне ташлап китмә!» -дип кабатлагандыр?! Бәхетле Әниләрнең йөзе кояштай балкып, күзләре нур сипкәндер…
Әни! Өч кенә хәреф — никадәр җылылык, мәрхәмәт, ярату, кайгырту, борчылу, ихлас сөенү, шатлану…ны сыйдырган. Әниләр, бүген генә түгел сезне балалар һәр көнне ярата! Ышаныгыз! Бәлки шалтырату, тәбрикләү, хәл белү… онытыладыр… Тик, ӘНИ бала йөрәгенә мәңгелеккә уелган. «Бала күңеле далада» -дисәләр дә, балаларга һәрчак, ничә яшьтә булсалар да ӘНИ кирәк, ӘНИ — терәк!
Бәйрәм белән, бүген балалар җылысына коенган, чәчәкләр уртасында утыручы сөйкемле әниләр!
Бәйрәм белән, ниндидер сәбәпләр белән котлаулар килеп җитмәгән, көне буе күзе тәрәзәдә, кулы телефонында, күңеле улы-кызы янында булганнар!
Бәйрәм белән, газизләрен мәңгелеккә югалткан, күз яшьләрен коеп, кабер ташларына башларын иеп, сабыр итүче әниләр!
Бәйрәм белән! Сәламәт, сабыр булыгыз!

 

Поделиться

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *