Бүген ир балалар көне!!!

Файма ЗайнуллинаФайма Зайнуллина

Бүген бәйрәм: уллар көне,
Бергәләп котлыйк әйдә,
Изге теләкләрне әйтик,
Бәйрәмнәр булмый көн дә.

Гаилә бәйрәме дә ул,
Ир-егетләр бәйрәме,
Әти-әнигә уллары
Бик тә, бик тә кадерле.

Улларыбыз бу тормышта
Юлларын дөрес тапсын,
Һәрбер туган яңа иртә
Бары шатлыкка тулсын!

Бәхетле генә булсыннар,
Борчу-хәсрәт килмәсен,
Тормышлары булсын якты,
Җил-яңгырлар тимәсен.

Әти-әниләре һәрчак
Сөенеп яшәсеннәр,
Саклаучы, яклаучыбыз дип,
Горурланып әйтсеннәр.
(22.11.2020. Фәймә Зайнуллина)

2+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *