Файма ЗайнуллинаФайма Зайнуллина

Искә алыйк Кыш бабайны
Ул бит яши, мәңгелек,
Туган көне аның бүген,
Һәркемдә булган кебек.

Ә һәр елның соңгы көне –
Ул һөнәри бәйрәме,
Каршылыйбыз Яңа елны
Моны бар да беләме?

Күз алдына килә безнең
Капчык аскан, таяклы,
Кар өстеннән килә бабай,
Шат елмайган, сакаллы.

Аның белән бергә атлый,
Оныгы Кар кызы да,
Чын түгеллеген белсәк тә
Көтәбез Яңа елда.

Яңа ел каршылаганда
Иң кадерле кунак ул,
Бәйрәм итә бөтен халык
Күп калмады, әзер бул!
(18.11.2020. Фәймә Зайнуллина)

2+
Поделиться

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *